Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 июнь 2019, 11:59

СПОРТ МАСТЕРЛАРЫН ӘЗЕРЛИ



Күнегүләр Стәрлетамак тармакара колледжының бокс залында үткәрелә. Бүгенге көндә бу залның Стәрлетамак районында иң яхшы бокс залы булуын горурланып әйтәбез. Район Хакимияте һәм тармакара колледж ярдәмендә залда сыйфатлы ремонт ясалды, махсус җиһазлар һәм спорт инвентаре сатып алынды. Бездән – ата-аналардан ремонтка бер тиен дә алмадылар, балалар секциягә дә бушлай йөри. Безнең заманда бик сирәк очрый торган хәл бу.

Валерий Александровичның эштән буш вакытын балалар белән үткәрүе гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Күп еллар элек, армиядән кайткач, ул “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә водитель булып эшкә урнаша һәм әлегә кадәр шунда эшли. Бу җәһәттән армия зур роль уйный: кече сержант Салыкин Германиядә медсанбатта водитель булып хезмәт итә. Машинага праваны “гражданка”да – хәрби комиссариат юлламасы буенча ДОСААФ курсларында укып алган ул. Валерий Александровичның “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләвенә быел 30 ел тула. Ә менә икенче яраткан шөгыле белән ул аннан да күбрәк мәшгуль. 8 нче сыйныфта укыганда бокс секциясенә йөри башлаган һәм спортның бу төрен гомерлеккә үз иткән. Дөрес, күпчелек ир-егетләргә кебек, футбол да ошый аңа: армиядә дивизиянең җыелма командасында уйнаган. Ләкин боксны ныграк ярата. Мәктәптә укыганда ук беренче разряд алган. 90 нчы еллар уртасында боксның бер төре – кикбоксинг популярлаша. Салыкин спортның бу төрендә уңышка ирешә: спорт мастерлыгына кандидат нормативларын тапшыра. Шул елларда ул тренерлык эшен дә башлый. Ачыклануынча, аңарда педагог сәләте булган икән. Салыкинда шөгыльләнүчеләрнең өчесе – бокс буенча, өчесе кикбоксинг буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үти.Аның шәкертләре арасында Русия һәм Европа кубоклары җиңүчеләре, дөнья кубогы көмеш призёры бар.

Шушы күркәм тренер – бокска гашыйк һәм тугры, спорт буенча һөнәри белемле киң күңелле кеше безнең балаларыбыз белән шөгыльләнүенә, аларны чын-чынлап яратуына һәм күп нәрсәгә өйрәтүенә без бик шатбыз. Балалар да аны ярата һәм ихлас хөрмәт итә.

Байтак шартларның бергә туры килүе – һөнәрман тренер, занятиеләр өчен бик яхшы шартлар булуы, балалар һәм ата-аналарның татулыгы, шулай ук район Хакимиятенең ярдәм күрсәтүе яхшы нәтиҗәләр китерә. Соңгы өч елда безнең 6 бала бокс буенча Башкортстан җыелма командасы составына керде, 7 бала БР беренчелегендә җиңде, 4 бала Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашты, 2 бала – спорт мастерлыгына нормативларны, 10 лап бала разряд нормативларын үтәде. Бокс секциясендә шөгыльләнүче Марина Давыдова күптән түгел Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңде һәм Русия беренчелегенә путёвка алды. Стәрлетамак районы бокс тарихында мондый нәтиҗәнең булганы юк иде әле.

Шунысы куанычлы, секциядә буыннар күчәкилүчәнлеге бар. 2000 нче елларда Яңа Отрадовкадан Сергей Шашкин дөнья кубогы призёры булды, ә соңрак аның иркәләре республика һәм Русия ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Бүген секция яңарыш кичерә. Өлкән балалар спорт карьерасын тәмамлады яки Башкортстанның җыелма командасында шөгыльләнә. Секциягә кечкенәләр килде. Алар да чемпион булыр һәм Стәрлетамак районын данлар дип ышанабыз.

Район Хакимиятенә һәм Стәрлетамак тармакара колледжы коллективына районда боксны үстергәннәре, атап әйткәндә, безнең бокс секциясенә булышканнары өчен рәхмәт әйтәбез.

Бокс секциясендә шөгыльләнүчеләрнең ата-аналары.

Читайте нас: