Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
26 июнь 2019, 11:35

ВЛАДИМИР ПУТИН БЕЛӘН “ТУРЫ ЛИНИЯ” ТӨП СОРАУЛАР ҺӘМ ҖАВАПЛАР

Владимир Путин белән “туры линия” тәмамланды. 4 сәгать 8 минутта Президент русиялеләр белән илдәге тормыш дәрәҗәсен, гражданнарның керемнәрен тикшерде, сәламәтлекне саклау буенча сорауларга җавап бирде. Шулай ук “туры эфир” барышында дәүләт башлыгы чүп-чар реформасы, “китлар төрмәсе” һәм чиновникларның хезмәт хакы мәсьәләләренә кагылды. Ил башлыгы халык белән шушы форматта 17 нче тапкыр аралашты.


Хезмәт хакын һәм пенсияләрне арттыру


1 октябрьдән хәрби пенсионерларның пенсиясен арттыралар. Түбән хезмәт хакы турында сорауга җавап биреп, Президент проблемалар булуын таныды, ләкин берничә ел дәвамында түбәнәйгәннән соң гамәлдәге керемнәр артуын билгеләде. Шулай, 2017 елдан номиналь хезмәт хакы 33тән 45 меңгәчә арткан. Ләкин Владимир Путин моның ил буенча уртача саннар булуын ассызыклады. Шул ук вакытта тармаклар һәм төбәкләр буенча аерма зур. Президент әйтүенчә, реаль хезмәт хакының үсеш темпы агымдагы ел маена 2,8% тәшкил иткән. Атап әйткәндә, табибларның хезмәт хакы быел 5 процентка арткан һәм 77 меңгә кадәр диярлек җиткән. Урта медицина персоналының хезмәт хакы – 3,5 процентка, ә кече персоналныкы – 3,9 процентка, ил буенча уртача алганда, 35 меңгәчә. Кайбер төбәкләрдә үсешнең зур булмавы һәм аны “тигезләргә” кирәклеге белән Президент килеште.


Путин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы арттырылуы турында белдерде.


Моннан тыш, 2019 елда картлык буенча пенсия 7,05 процентка индексацияләнде (инфляция исә 3,4%).


“1 апрельдә без дәүләт һәм социаль пенсияләрне, яшәү минимумы арту сәбәпле, 2 процентка арттырдык. 1 октябрьдән хәрби пенсионерларның пенсиясе 4,3 процентка артачак, шул ук вакытта хәрби хезмәткәрләрнең акчалата тәэминаты да артачак”, - дип аңлатты Путин.


Шулай ук ул Русиядә тормышны яхшыртуның төп шартлары – “хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм икътисадны үстерү” , диде.


Дарулар белән тәэмин итү һәм табибларга кытлык



Путин Русиядә сәламәтлек саклау өлкәсенең төп өч проблемасын атады. Хезмәт хакынннан тыш, русиялеләрне медицина уңайлыкларыннан файдалану мөмкинлеге борчый. Владимир Путин бүгенге көндәге төп проблемаларны атады: белгечләргә кытлык, сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносы кулайлыгы, шулай ук дарулар белән тәэмин итү. Президент әйтүенчә, беренчел звеноның кулайлыгы илнең 17 төбәгендә начарайды, атап әйткәндә, фельдшерлык пунктлары саны кимеде, шул ук вакытта бу “имин төбәкләргә дә кагыла”. Бу проблеманы хәл итү өчен 390 пункт төзү һәм 1,2 мең пунктка капиталь ремонт ясау, 1,2 мең мобиль медицина бригадасын эшләтә башлау планлаштырыла. Моннан тыш, төбәк властьлары табибларны торак белән тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә кешеләр читкә чыгып китәчәк, дип ассызыклады Президент.


“Төбәкләрнең берсендә табиб төп проблемаларның берсен – торак юклыкны әйтте. Без федераль бюджеттан акча – миллионнар түлибез, ә торак белән төбәкнең урындагы власте шөгыльләнергә тиеш. Бу турыда күп тапкыр сөйләдек, һәм алар бюджетта шушы максатларга акча бүлүне күздә тотарга тиеш”, - дип аңлатты Путин.


Дарулар белән тәэмин итүгә барлык средстволар төбәкләргә күчерелгән, диде Путин.

Әлеге вакытта җиде төбәктә генә яшәү өчен мөһим даруларны тулысынча сатып алалар, ә бит федераль акча төбәкләргә тулысынча күчерелгән, дип тә өстәде Путин.

Чүп-чар проблемасы


Путин чүп-чар реформасын тиз арада үткәрергә кирәклеге турында белдерде. Агымдагы ”туры линия” барышында дүрт блогер белән аралаштылар. Чүп-чарны чыгару турында сорау белән Владимир Путинга 15 яшьлек блогер мөрәҗәгать итте. Илдә елына 70 миллион тонна чүп җыела, ләкин “беркем дә бу чүпне сәнәгатьтә эшкәртү белән шөгыльләнми”, ә чүп-чар полигоннары советлар чорыннан дистәләрчә ел туплана, дип билгеләде Президент. Чүп-чар эшкәртү буенча 200 комплекс төзү проблеманы хәл итәчәк, диде Президент, моның өчен 300 миллиард сум акча кирәк, аның өчтән бере бюджеттан бүленәчәк. Шулай ук дәүләт башлыгы бу реформаның гамәлгә ашырылуын үзе контрольдә тотарга вәгъдә итте.


Гаиләләргә ярдәм күрсәтү



Гадәттәгечә, Президент гаиләләргә булышу мәсьәләсен игътибардан читтә калдырмады, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа чара турында сөйләде. Нигездә ана капиталы торак шартларын яхшыртуга кулланыла, дип билгеләп үтте ул. Әмма ишле гаиләләргә тиешле алты процентлы льготалы ипотеканы банклар исәпләми. Путин сүзләренә караганда, эш шунда ки, Финанслар министрлыгы бу максатларга банкларга тиешле күләмдә акча бүлмәгән, әмма хәзер бу проблема хәл ителгән.


Моннан тыш 2020 елның 1 гыйнварыннан 3 яшькә кадәрге балага уртача алганда 10-11 мең түләүне уртача кереме ике яшәү минимумына тиң гаиләләр ала башлаячак. Элегрәк бу акча кешегә 1,5 яшәү минимумы күләменнән чыгып түләнә иде.


“Гаилә 45 мең тирәсе алса, ул төбәк буенча балага бер яшәү минимумы күләмендә акча алу хокукы ала. Бу уртача 10-11 мең. Бу яхшы ярдәм”,- дип ассызыклады Президент.

Санкцияләр һәм милли проектлар


Путин санкцияләрдән Русия һәм ЕС югалтуларын чагыштырды. “Русия беркем белән дә ачуланышмады”. Санкцияләр турында сорауга Президент Русия барысы белән дә дуслашса, икътисадта нәрсә буласын сөйләде. 2014 елдан санкцияләр нәтиҗәсендә безнең ил 50 миллиард долларга якын акча алып җиткермәде, санкцияләр Русиядә генә чагылмый, диде. “Евросоюз – 240 миллиард доллар, АКШ – 17 миллиард доллар, Япония 27 миллиард доллар югалтты. Бу әлеге илләрнең эш урыннарында чагыла, шул исәптән Евросоюз илләрендә: алар безнең базарны югалта”, - дип билгеләде Путин. Шул ук вакытта Президент, Русия үзенең милли мәнфәгатьләреннән баш тартмый һәм якын киләчәктә Көнбатышның Русиягә мөнәсәбәте үзгәрмәячәк, диде.


Милли проектлар турында мәсьәлә беренчеләрдән булып яңгырады. Атап әйткәндә, кешеләр аларның нәтиҗәләрен кайчан күрәчәкбез, дип кызыксынды. Президент милли проектларны үтәү “ил икътисадын яңа рельсларга күтәрү, тормышны яхшырту һәм озак елларга РФ иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирер”, дип җавап кайтарды. Барлык власть органнарының эше милли проектлар тирәсендә төзелә, ә нәтиҗәләре әледән үк сизелергә тиеш, дип өстәде. Ул шулай ук милли проектларның үтәлеше өчен министрларның шәхси җаваплылыгы кирәклеген билгеләде. “Барлык хезмәттәшләр дә белә, шәхси җаваплылык – бу эштә бик мөһим, чөнки ул теге яки бу юнәлеш өчен җавап биргән һәр хезмәттәшнең иңендә”, - диде Путин.


“Туры линия” барышында Путин русиялеләр өчен мөһим тагын берничә сорауга җавап бирде. Атап әйткәндә, ул наркотиклар турында статьяны либеральләштерүгә каршы чыгыш ясады. Ул моны наркотиклардан хәвефнең югары булуы белән аңлатты. Шул ук вакытта Президент журналист Иван Голунов тирәсендәге шау-шуны искә төшереп, полицескийлар ягыннан закон бозулар булмасын өчен аларның гамәлләренә контрольне көчәйтергә чакырды.


Моннан тыш, дәүләт башлыгы чиновниклар һәм дәүләт корпорацияләре башлыкларының югары хезмәт хаклары турында сорауга җавап бирде. Аның фикеренчә, министрларга һәм башка җитәкчеләргә хезмәт хакын кискен киметү квалификацияле кадрларның күпләп читкә китүенә сәбәп булачак. Бу очракта гади эшчеләрнең хезмәт хакларын арттыру яхшырак булыр, диде. Шул ук вакытта Русия лидеры гади эшчәннәр һәм чиновникларның хезмәт хаклары арасындагы зур аермага каршы чыгыш ясады.


“Туры линия” ахырында алып баручылар сорашып белешүгә күчте.




Читайте нас: