Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июль 2019, 15:56

Олы йөрәкле кеше


Игелекле кеше ерактан ук күренеп тора. Олы Куганак авылында яшәүче якташыбыз Тихонова Марина Анатольевна да нәкъ шундыйлардан. Марина Анатольевна – волонтёр. Ул үзе кебек башка ирекмәннәр белән бергә тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә. Мәсәлән, балалар йортында, приютларда тәрбияләнүчеләргә, күп балалы гаиләләргә.

Барысы да узган елның мартында Интернетка куелган бер мөрәҗәгатьтән башлана. Анда алты айлык баласы булган ханымга азык-төлек, гигиена чаралары һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм итү соралган була. Игъланны “Өмет” хәйрия фонды җитәкчесе Анастасия Федосеева урнаштырган. Марина җавап биргән.

Аннары ул волонтёрлар белән Талбазы балалар йортына, Табын һәм Стәрлетамак балалар һәм үсмерләр приютына, күп балалы гаиләләргә, ялгыз әниләргә, ветераннарга ярдәм итү өчен башка авыл һәм шәһәрләргә барды. Бүләккә әйберләр (кешеләрдән җыелган яхшы торыштагы әйберләр, шулай ук яңаларны да сатып алалар), азык-төлек алып баралар. Боларның барысы да аларның үз акчасына алына.

Ә бит Марина һәм аның фикердәшләре акчасын кая куярга белмәгән байлар түгел. Артык акчалары юк аларның. Әмма акча белән үлчәп булмаган миһербанлылык, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек бар аларда.
Хәйрия эшенә Марина тормыш иптәшен дә җәлеп итте. Вахта эшеннән бушаган вакытларында Виталий Николаевич водитель буларак ярдәм итә. Тихоновлар үз машинасында башка волонтёрлар белән бергә приютларга һәм мохтаҗ гаиләләргә бара.

Марина үзенең җәмәгать эше турында гади генә итеп болай ди: “Гомерем буе кешеләргә ярдәм итәргә омтылып яшәдем. Волонтёрлык күп нәрсәгә өйрәтә: сабыр булырга, аралашырга, катлаулы мәсьәләләрне чишәргә, кешеләрне яратырга, ихласлыкка, тапкырлыкка һәм стрессларга бирешмәскә”.

Әлбәттә, бу җәмәгать эшен Марина Тихонова буш вакытында башкара. Ул “Татьяна” сәүдә-производство комплексында пешекче булып эшли. Ә иң мөһиме, Марина – күп балалы ана! Алар тормыш иптәше белән биш бала үстерәләр.
Исең китәрлек, Марина Анатольевна боларның барысына ничек өлгерә икән?!

Бу сорауга җавапны сез беләсез инде: ул олы йөрәкле кеше – барысына да җитә!



Читайте нас: