Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июль 2019, 12:54

САГЫШЛЫ ДА, ШАТЛЫКЛЫ ДА БӘЙРӘМ

21 июньдә Стәрлетамак районында мәктәп тәмамлаган укучыларның балы булды




2019 елгы чыгарылыш укучылары нәрсәне хәтердә калдырыр? 21 июньнең кояшлы көнен, иртәгәсенә Хәтер һәм кайгы көне булачагын... Шуның өчен башта егетләр һәм кызлар Хәтер стеласы янына җыелып, яу кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алды. Ватан сакчыларына рәхмәт билгесе булып, стела янында кызыл канәфер чәчкәләре калды, ә күккә тынычлык билгесе – күгәрченнәр очырылды.


Мәдәният сарае болдырында мәктәп делегацияләре сафларга тезелде: яшь буын вәкилләре мәктәп финишына җитә алсын, шул ук вакытта төрле олимпиадалар, конкурслар һәм конференцияләрдә тәҗрибә тупласын өчен байтак көч салган кешеләр – кадерле педагоглар, яраткан әти-әниләр дә көн геройлары белән бергә килгән иде.


Һәркем нидер көтә, дулкынлана. Бәлки, нәрсә кичерүләре турында аларның үзләреннән сорарга кирәктер? Менә, мәсәлән, Яңа Отрадовка авылы мәктәбе укучыларыннан (быел мәктәпне 19 бала тәмамлый).


Дмитрий Перепёлкин:




Әдилә Төхвәтуллина:




Глеб Бармин:




Сәламләү сүзләре яңгырый, матур яшь парлар мәдәният сарае алдындагы мәйданда вальста әйләнә. Анннары делегацияләрне залга керергә чакыралар.


Район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйковның котлавын чыгарылыш укучылары истә калдырыр, мөгаен. Ул балаларга изге теләкләрен җиткерде, ата-аналарга аларны үстергән өчен рәхмәт әйтте, бит яхшы балалар тәрбияләү – зур хезмәт.


Күңелле мәл җитте – “ИнвестРай СтройЗаказчик” җәмгыяте генеральный директоры урынбасары О.В.Ломова һәм “Опора России” гомумрусия җәмәгать оешмасының Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы бүлеге рәисе урынбасары Р.Ф.Туктаров чыгарылыш укучыларына һәм аларның гаиләләренә сертификатлар бүләк итте.


Аннары район Хакимияте башлыгы урынбасары И.Х.Газизов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Э.Г.Имангулова гомум урта белем турында аттестатлар тапшырды. Алкышлар астында егетләр һәм кызлар әти-әниләре белән бергә сәхнәгә күтәрелде – бит бу аларның уртак җиңүе!


Иң башта медалистларны чакырдылар, алар – Октябрь авылыннан Линара Гыйбәдуллина, Олы Куганактан Ангелина Гнеушева һәм Диана Федосеева, Талачтан Айгизә Төхвәтуллина һәм Яңа Отрадовкадан Альбина Сәйфетдинова. Алар янында – горурлык тойгысы кичерүче әти-әниләре, бит балалары уку алдынгылары гына түгел, конкурслар, олимпиадалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә районны лаеклы тәкъдим иткән. Бу укучылар – район горурлыгы, алар югары бүләккә тырышлыклары өчен лаек булган.




Рощинский авылы мәчете имам-хатибы Нәзирулла хәзрәт ирешелгәннәрдә туктап калмаска, алга омтылырга, уку елларында һәр балага салган белем һәм тәрбияне акларга өндәде.


“…Безнең балалар тиз үсә. Төнге тынлыкта утларны сүндереп, кояшлы шәһәр бушап калыр”, дип җырлады район “R-Vox” вокаль төркеме, җыелганнар кәефенә кушылып. Тамашачылар өч талантлы солистны район мәдәният сарае һәм мәгариф бүлеге оештырган бәйрәм концертының башка катнашучыларын алкышлаган кебек көчле кул чабулар белән каршылады.




Һәр яшь кешенең хыялы була, әлбәттә. Иң мөһиме, ул тормышка ашсын. Балалар үзләренең уй-хыялларын язып, Хыял капсуласына салды, ул мәгариф бүлегендә сакланачак. Аны, 2019 елгы чыгарылыш укучыларының хыяллары тормышка ашканмы икәнлеген белү өчен, 15 елдан ачып карарга мөмкин булачак.



Хәзер алар, яшьләр һәм талантлылар өчен барлык юллар да ачык. Уңышлар юлдаш булсын, шатлыклы җиңүләр телибез, чөнки аларга ышаналар һәм һәрвакыт өйләрендә көтеп торалар!



Читайте нас: