Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 июль 2019, 11:51

«ЯШЬЛӘР ҺӘМ САЙЛАУЛАР”

Сайлау, сайлау хокукы турында яшьләр нәрсә белә, электораль активлык проблемалары һәм аны арттыру юлларын нәрсәдә күрә? Сайлаучыларның сайлаулар турында хәбәрдарлык кимәле нинди һәм гражданнарга мәгълүмат җиткерүдә сыйфатлырак эшләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Шушы һәм башка мәсьәләләрне тикшерде “Сельские нивы – Авыл тормышы” гәзите редакциясендә 20 июньдә үткән “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар. Чараны оештыручы булып муниципалитетның яшьләр эшләре комитеты һәм Стәрлетамак районы территориаль сайлау комиссиясе чыгыш ясады.


Яшьләрнең сайлауларда катнашуы актуаль мәсьәләләрен тикшерергә Стәрлетамак районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.С.Сәлимгәрәев, муниципалитет Хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе П.Н.Шорохов, махсус тәгаенләнештәге гаскәрләр ветераннары берләшмәсе рәисе А.И.Зимин, район Советы каршындагы Яшьләр советы рәисе А.А.Сәхипгәрәева, “Бердәм Русия” Яшь гвардиясе” оешмасының урындагы бүлекчәсе рәисе Л.Ф.Зарипова, яшьләр эшләре комитетының социаль педагогы Л.А.Портнова, Казадаевка һәм Отрадовка авыл Советлары авыл биләмәләре хакимиятләренең яшьләр эшләре белгечләре И.А.Демешева һәм Н.А. Сергеева, Стәрлетамак тармакара колледж студенты А.Ю.Заварзин килгән иде.


Заманча дөньяда яшьләргә мөһим роль бирелә. Ул халыкның уңай үзгәрешләр өчен потенциалы югары булган иң актив, мобиль өлеше исәпләнә. Яшьләр җәмгыятьнең куәтле социаль ресурсы булып тора, илнең киләчәге алар кулында һәм аларның ролен җәмгыятьнең барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә яшьләрдә актив тормыш позициясе формалаштыру үтә дә мөһим.


Соңгы вакытта яшьләрнең сайлауда катнашуы мәсьәләсе актуаль булып тора. Бүгенге көндә төп бурычларның берсе – яшьләрне сайлау процессына күпләп җәлеп итү буенча нәтиҗәлерәк эш формалары һәм төп юнәлешләрне камилләштерү һәм гамәлгә ашыру.
Шул ук вакытта, социаль төркем буларак, якын перспективада илнең ышанычлы, ныклы терәге булырга тиешле яшьләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.


“Түгәрәк өстәл” эшен ачып, Стәрлетамак районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.С.Сәлимгәрәев алдагы сайлаулар, сайлау процессында яңалыклар һәм сайлау законнары турында сөйләде. Һәр гражданин, сайлау хокукын гамәлгә ашырудан тыш, демократик җәмгыять төзүдә, районның, республиканың, тулай илнең үсеш курсын билгеләүдә катнаша, дип билгеләде Ришат Сәхипгәрәй улы.


Алда мөһим вакыйга – 2019 елның 8 сентябре, бердәм сайлау көнендә республика халкын Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау көтә. Моннан тыш, авыл биләмәләренең урындагы үзидарәсе вәкаләтле органнарына сайлаулар үтәчәк.
Сайлау – җәмәгать тормышында еш күренеш. Ул төрле институтларга һәм идарә итү дәрәҗәләренә: парламент, президент, вәкаләтле һәм башкарма органнар, урындагы власть органнарына кагыла. Мондый күптөрлелек гражданнарга сәяси активлыкларын күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ача.
Сайлауга килү статистикасы күрсәтүенчә, бүгенге көндә яшьләрнең илнең сәяси тормышында катнашуы түбән кала бирә. Нәкъ шуңа да булачак сайлаучыларны сайлауларда катнашуга җәлеп итү беренчел бурыч булып тора. Шул сәбәпле, “түгәрәк өстәл” артында яшьләрне сайлауларга җәлеп итү буенча төрле чаралар, яшь сайлаучыларның хокукый мәдәниятен арттыру мәсьәләләре тикшерелде, ул, барыннан да бигрәк, хокукый белемне күз уңында тота, ягъни законнар нигезен белү, аларны тәгаен очракларда куллана белү.


“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар билгеләвенчә, заманча технологияләр гасырында мәгълүмат бирү һәм пропаганда чыганагы буларак беренче планга Интернет һәм социаль челтәрләр чыга. Сайлаучыларның кандидатлар һәм аларның вәкилләре белән очрашуларының әһәмияте дә зур.


Шулай ук гражданнарга мәгълүмат бирү мәсьәләләрен тикшергәндә Р.С.Сәлимгәрәев иҗади яшьләр арасында иң яхшы плакат һәм рәсемгә конкурс үткәрергә тәкъдим итте, аларда сайлауларда катнашу мөһимлегенә басым ясалырга тиеш.


Сайлауларда катнашуга яшьләрне җәлеп итү мәсьәләсе сан өчен генә мөһим түгел. Яшьләр – җәмгыять һәм дәүләтне үстерүдә барлык казанышлар һәм проблемаларның варисы, яшьләр – илнең киләчәге. Гражданлык позициясе, җаваплылык, тормыш юлы башында алынган белем һәм тәҗрибә кешегә гомере буе кирәк, киләчәктә ул аны яңа буынга тапшыра. Бу турыда онытырга ярамый.


“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар сайлауларга кагылган башка күп кенә мәсьәләләрне тикшерде. Исәптән төшү таныклыклары урынына кертелгән “Мобиль сайлаучы” системасы турында сөйләделәр, ул сайлаучыларга кайда булуына һәм теркәлүенә карамастан, сайлауларда катнашу мөмкинлеге бирә. Моның өчен сайлаучыларга бары тик ярашлы гариза бирергә кирәк. Моны дәүләт уңайлыклары порталы аша, шулай ук МФЦның төрле филиалында һәм бүлегендә эшләргә була. “Мобиль сайлаучы” ярдәмендә сайлауларда сайлаучылар күбрәк булачак. Тагын бер яңалык: сайлау участоклары Башкортстанда иртәнге 7дән кичке 9га кадәр эшләячәк, бу сайлауларда күбрәк кеше катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, быел Мәскәүдә пилотлы режимда яңа технологияләр – санлы участоклар һәм дистанцион электрон тавыш бирү эшләнәчәк.


Тикшерүгә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе – волонтёр ярдәмен оештыру һәм сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм инвалидларга шартлар булдыру. Билгеләп үтелүенчә, инвалидларның сайлау участокларына барып сайлавы аларның социальләшүенә уңай йогынты ясый һәм актив җәмәгать тормышына этәргеч булып тора.


Очрашуга йомгаклар ясап, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар яшьләр сайлауда актив тормыш позициясе биләргә тиеш, чөнки районның, республиканың, илнең киләчәге аларның социаль активлыгына, гражданлык-хокукый мәдәнияте кимәленә һәм хокук аңына бәйле, дигән нәтиҗә ясады. Шуңа күрә районның сайлау яшенә җиткән һәр кешесе анда катнашырга тиеш.


Арытабан Стәрлетамак районы территориаль сайлау комиссиясе яшь сайлаучыларның электораль активлыгын, хокукый белемен арттыру, тулай алганда барлык сайлау процессы сыйфатын яхшырту юнәлешендә яшьләр җәмәгать оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә ниятли.

Читайте нас: