Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
2 июль 2019, 16:34

Озын һәм сәламәт гомер өчен көрәш



Бүген дөньяның барлык илләре дә үз халкының озын һәм сәламәт гомергә ия булуы өчен көрәшә. Мәсәлән, Японияне дөньядагы иң озын гомерле кешеләр иле дип атарга мөмкиндер – анда уртача гомер озынлыгы 84 яшь исәпләнә. Япония хөкүмәте 2023 елга кадәр ил халкының уртача алганда 75 яшькә кадәр актив тормыш алып баруы һәм сәламәт булуы өчен күп төрле чаралар күрүен дәвам итә.


Русия Япония белән берлектә актив озын гомерлелек программалары буенча хезмәттәшлек итә. “Демография” милли проекты кысаларында без Русиядә актив тормыш озынлыгын 67 яшькә кадәр җиткерергә исәплибез. Бу “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр гомум гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерү максатына үз өлешен кертергә тиеш.
Читайте нас: