Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 июль 2019, 13:28

ФУТБОЛ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫ – ҺӘР АВЫЛДА

Якын киләчәктә Башкортстанда күмәк спортны үстерергә җыеналар. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада яңа футбол аренасы салу урынына акчаны балалар һәм үсмерләр футболын үстерүгә юнәлтергә була дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, стадион төзү мәсьәләсе буенча бик күп тәнкыйть фикерләр килгән. Бу мәсьәләне җәмәгатьчелек тикшерүенә куярга кирәк, әлеге проектның язмышы шулай хәл ителәчәк. Радий Хәбиров төзелешкә дигән акчаның барлык республикада футбол мәйданчыклары булдыруга, тренерлар әзерләүгә, экипировка сатып алуга тотынылуы ихтимал, диде.


“Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсендә шулай ук әлеге проблеманы тикшергәннәр. Партиялеләр күмәк футболны үстерү идеясен хуплый.


Партиядә бүген республикада футбол мәйданчыклары төзү буенча махсус төбәк программасы көнүзәк булып торуын билгелиләр. Әлеге вакытта Башкортстанда 50 меңгә якын бала футбол белән шөгыльләнә, ә, мәсәлән, баскетбол белән – 140 мең. Бу балаларның күмәк футболын үстерү өчен ярашлы инфраструктура булмаганлыктан шулай дигән сүз.


“Балалар спорты” партия проекты төбәк координаторы Рима Баталова әйтүенчә, күмәк футболга ярдәм итү мәсьәләсе бүген аеруча актуаль, чөнки агымдагы елның маеннан партия “Ихата футболы лигасы” проектының яңа юнәлешен башлады.
“Без ярышларны өч этапта үткәрәбез. Башта командалар уеннарын муниципаль этапта, аннары муниципаль этапларда җиңүчеләр катнашлыгында төбәк кимәлендә турнирлар үтәчәк. Финал ярышлары 27 августтан 1 сентябрьгәчә Санкт-Петербургта үтәчәк. Ярышларда 13-15 яшьлек малай һәм кызлардан торган профессиональ булмаган ихата футбол командалары катнашачак. Башкортстанда ихата футболы фестивалендә республика буенча 20 меңнән ашу бала катнашачак. Бүгенге көнгә 100ләп команда заявка бирде дә инде”, - дип хәбәр итте Рима Баталова.

Читайте нас: