Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 июль 2019, 14:03

ИКЪТИСАД ЛОКОМОТИВЫ – РАЙОН АГРОСӘНӘГАТЬ КОМПЛЕКСЫ

Стәрлетамак районы безнең республикада гына түгел, аннан читтә дә үзенең хезмәт традицияләре белән билгеле. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре район оешмалары әйләнеш структурасында зур урын биләп тора.
Авыл хуҗалыгында эшчәнлекне ничек җайга салалар? Республиканың иң зур районнарының берсендә агросәнәгать комплексын үстерү бурычлары, үзенчәлекләре һәм перспективалары нинди? Шушы сораулар белән без район Хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, агросәнәгать комлексын үстерү бүлеге начальнигы Салават Минислам улы ФӘРИТОВка мөрәҗәгать иттек.


- Исәнмесез, Салават Минисламович! Республиканың иң зур районарының берсе булган районда авыл хуҗалыгының үз казанышлары һәм үзенчәлекләре бар. Агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге эшчәнлек бурычлары нинди?


- Беренчедән, горурлык белән шуны билгеләргә телим: 40 елдан ашу, шул исәптән 2018 елда безнең авыл эшчәннәре хезмәте югары бәяләнде. Атап әйткәндә, “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү” күрсәткече буенча, “Һөнәрендә иң яхшысы” конкурсында, “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә.


Республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен районга БР Хөкүмәте дипломын тапшырды.


Районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеген координацияләү белән агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге шөгыльләнә. Бүлек коллективы эшчә сәләтле, бердәм, һәр белгеч үз юнәлеше өчен җаваплы. Бүлек структурасында агроном, зоотехник, хезмәтне саклау буенча инженер бар. Терлекчелек, чәчү һәм урып-җыю эшләре, техник парк торышы һәм хезмәтне саклау буенча сводкаларны көн саен анализлыйбыз.


Районда 133 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе бар, шуларның 115е – крестьян (фермер) хуҗалыгы, 11е – авыл хуҗалыгы предприятиесе, 6сы – авыл хуҗалыгы кооперативы. Терлекчелек, үсемлекчелек һәм продукцияне эшкәртү алга бара. Хуҗалыкларда язгы кыр эшләре тәмамланды. Чәчүлекләрнең гомум мәйданы 117726 гектар тәшкил итә. Уҗым культуралары 22629 гектарда (планнан 125%) чәчелде, шул исәптән уҗым арышы, бодае, тритикале, шепкән (сурепица). Язгы культураларны 89703 гектарга чәчтек, бу планнан 102% тәшкил итә. Башка культуралар да үстерелә.


- Без инновацияләр гасырында яшибез. Район хуҗалыкларында нинди заманча алымнар һәм технологияләр кулланыла?


- Уңдырышлылыкны арттыру максатларында без төрле алымнар кулланабыз: органик һәм минераль ашлама кертәбез, сортларны яңартабыз, ел саен бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 20дән ашу процентына оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчәбез. Инде күптәннән безнең районда туфрак эшкәртүнең нульле технологиясе – заманча чәчү комплекслары белән камыр өстеннән турыга чәчү кулланыла. Бу технологияне куллану хезмәт чыгымнарын киметә, кыммәтле ресурсларның шактый өлешен экономияләргә булыша. Әлеге вакытта шушы технология буенча игелүче культураларның гомум мәйданы 70 мең гектардан артык, ягъни сөренте җирләрнең гомум мәйданыннан 55 процент. “Рощинский” совхозы, Калинин исемендәге агропредприятие, Салават агрофирмасы, “Авангард” җәмгыяте бу юнәлештә уңышлы эшли. Салават агрофирмасында бәрәңгене заманча технологияләр буенча үстерәләр. “БашАгроМаш” җәмгыяте республиканың авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү тармагында лидерларның берсе булып санала, анда туфрак эшкәртү һәм мал азыгы хәзерләү өчен заманча машиналар эшлиләр.


- Базарда вак предприятиеләргә эре хуҗалыклар белән ярышуы авыр булуы беркем өчен сер түгел. Вак предприятиеләр продукцияләрен сата алмый, табышсыз торып кала. Бу юнәлештә район Хакимияте тарафыннан ярдәм чаралары бармы?


- 2012 елда Стәрлетамак районы Хакимияте структурасында мәгълүмат-консультация үзәге оештырылды һәм эшли. Үзәк белгечләре документлар әзерләү һәм алып баруда ярдәмләшүне сораган шәхси эшкуарларга, крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыкларына уңайлыклар күрсәтә. Яңа эшли башлаган эшкуарның, мәсәлән, субсидия алуга документлар җыю, статистика, бухгалтерия һәм салым отчётларын тутыру өчен белеме дә, вакыты һәм көче дә җитми. Барлык бу эшләрне үзәк белгечләре башкара. Атап әйткәндә, әлеге вакытта кече авыл хуҗалыгы предприятиеләренә “Агростартап” милли проект программасы буенча авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү концепциясенә ярашлы “Башкортстан Республикасының яңа эшли башлаган фермерларына ярдәм күрсәтү”, “Башкортстан Республикасының крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программалары буенча республика һәм РФ бюджетларыннан 3 миллион сумгача акча алу өчен документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтелә. Акча авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең барлык төрләренә бүленә: ит һәм сөт терлекчелегенә, үсемлекчелек, умартачылык, балыкчылык, яшелчәчелеккә. Үзәк белгечләре безнең районның гына түгел, республиканың башка районнары кешеләре өчен дә аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча семинарлар үткәрә, консультация бирә. Алдынгы тәҗрибәне исәпкә алып, республика һәм Русия шәһәрләренә семинарларга барып, эшчәнлекнең инновацион модельләрен тараталар. Республика авыл хуҗалыгы буенча консультация бирү үзәкләре арасында Стәрлетамак мәгълүмат-консультация үзәге 1 нче урын били. Хуҗалык итүнең кече формаларына грант бирү программаларында катнашучыларга мәгълүмати-консультацион һәм методик ярдәм күрсәткән өчен 2018 елда үзәк Русия агросәнәгать күргәзмәсе бронза медале белән бүләкләнде.


- Авыл хуҗалыгын үстерүдә район җитәкчеләре һәм белгечләренең планнары нинди?


- Җитештерелүче продукциянең ассортиментын киңәйтү һәм сыйфатын яхшыртуга, сәүдә базарын үзгәртеп кору һәм производствоның яңа тармакларын үзләштерүгә өстенлек бирелер дип уйлыйм. Кече авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бөлгенлеккә төшүенә юл куймас өчен, бүлек белгечләре арытабан да эшчәнлекне координацияләячәк. Терлекләрнең хәвефле авыруларын кисәтү һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуны да үсеш юнәлешләре дип исәплибез.


- Файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт! Сезгә һәм барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәренә мул уңыш телибез! Агросәнәгать комплексы арытабан да үссен. Сәламәт булыгыз, табышлы эшләгез!


Читайте нас: