Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
5 июль 2019, 16:48

УНБИШ ЯШЬЛЕК ҖАЙДАК

Кайсы авыл малае атта чабарга хыялланмый икән! Мөгаен, ялкаулар, яки бераз куркаклар гынадыр. Ә менә Максим Гаврилов кечкенәдән бу көчле һәм җитез хайваннарны үз итә. Өч яшендә үк ул алар белән аралаша башлый, хәтта җигелгән атны йөртеп карый, ә инде биш яшендә аны иярли. Әлбәттә, һәрвакыт аның янында әтисе Владимир Михайлович була. Нәкъ аның ярдәмендә ул бәләкәйдән атлар дөньясы белән мавыга башлый.


Абдрахман авылы малаен бүген күпләр белә. Максимга унбиш яшь кенә булуга карамастан, ул тирә-якта кыю җайдак буларак дан тота. Ат чабышларында даими катнашып, күп тапкыр призёр булды. 13 яшендә ул Мәләвездә үткән ат чабышларында 12 катнашучы арасында финишка дүртенче булып килде. Күптән түгел узган район Сабантуенда яшь җайдак дүрт номинациядә берьюлы өч призлы урын алып, үзенең осталыгын күрсәтте! Ул бер аттан икенчесенә җитез генә күчеп утырды һәм чабыш атлары да аны уңайсыз хәлдә калдырмады! Мондый нәтиҗәләр белән өлкәннәр дә мактана ала хәтта.


Әмма Максим мактанырга яратмый. Чабышлардагы җиңүләрнең авыр хезмәт нәтиҗәсе булуын ул яхшы аңлый. Моңа атларны тәрбияләү дә, аларның холык-фигыльләрен өйрәнү һәм даими күнегүләр дә керә. Энергия кушаматлы бияне әтисе улы өчен ике ел элек сатып алган, аның белән Максим күп тапкыр җиңү яулады, шул исәптән 1 майда туган Абдрахман авылы бәйрәмендә. Гавриловларның үзләре үстергән Калина кушаматлы чабыш аты да бар. Үсмер өчен аларны карау кыен түгел, бит яраткан хайваннары янында үткәрелгән һәр сәгать аның өчен бик кадерле.


Максимның атлар яратуы әллә кайдан килеп чыкмаган. Иң элек моңа әтисе үрнәк булып тора. Абыйлары Юрий, Михаил, Семён да энеләренең мавыгуын хуплыйлар һәм ярышларда аңа ярдәм итәләр. Гавриловларның җиде яшьлек уллары Назар да абыйсы Максим өчен ярышларда җан ата. Әнисе Валентина Семёновна турында әйтеп тә торасы юк, ул производствода да тир түгә, йорт мәшәкатьләренә дә өлгерә.


Гавриловлар гаиләсен авылда хөрмәт итәләр. Алар җаваплы һәм эшчән кешеләр. Бик күп мал асрыйлар: әти-әниләренә генә түгел, балаларына да эш җитәрлек. Алар әти-әниләренә бар яклап та булышалар, акча да таба беләләр. Ат чабышында җиңү акчалата бүләк китерде. Әтисе азрак акча өстәп, малайның туган көненә дүрт тизлекле өр-яңа “Мотоланд” мотоциклы алдылар. Призлар акчасына әнисенә электр иттарткычы алдылар...


- Ат чабышында куркыныч түгелме? – дип сорыйлар Максимнан еш кына.


- Юк, тик бик җаваплы. Атыңны чабышка чыгаргансың икән, димәк, син үзеңә дә, атыңа да ышанасың. Ә моңа бары тик даими әзерлек белән генә ирешергә мөмкин. Гомумән, миңа ярышларда катнашу ошый, бигрәк тә – җиңгәндә.


Яшь җайдакка яңа җиңүләр телибез. Атлар белән мавыгуы Максимга киләчәк тормышында таяныч булсын.

Читайте нас: