Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
9 июль 2019, 11:12

АК ЮЛ СЕЗГӘ, БАЛАЛАР!

Үткән җомгада район хакимияте башлыгы

Ә.Р.Әбдрәфыйков мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашты.

Имтиханнар, чыгарылыш кичәсе артта калды, хәзер инде аларга кайда да булса укырга керергә, туган җирдән, туган нигездән аерылырга туры киләчәк. Шундый җитди адымнар ясар алдыннан, БДИда 80 һәм аннан да күбрәк баллар җыйган егетләр һәм кызларны очрашуга чакырдылар. Мәктәпне тәмамлаучылар имтиханнарга ничек әзерләнүләре, киләчәккә планнары белән бүлеште. Мәсәлән, Олы Куганак авылыннан Диана Федосеева медицина юнәлешен сайлаган, Яңа Отрадовкадан Артур Малихов журналист булырга хыяллана, Яңа Фёдоровкадан Кирилл Труханов УГАТУга барырга җыена. Егетләр һәм кызлар укытучыларына һәм әти-әниләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Җавап итеп аларга укуны тәмамлаганнан соң туган районнарына белгеч булып кайтуларын теләделәр. Әнвәр Равил улы туган мәктәпләрен, укытучыларын онытмауларын сорады һәм классик әдәбиятны укырга, дин әһелләре белән аралашырга өндәде. Бу аларга тормышта дөрес юлдан атларга һәм яхшы кешеләр булырга ярдәм итәчәк.

Читайте нас: