Авылга кайткан саен, яңартылган өйләрне, капка төбендә утырган кешеләрне, уйнап йөргән балаларны, урам тутырып көтүдән кайткан сыерларны, өй кырыенда туктаган машиналарны күреп, күңел сөенә. Шөкер, авыл яши икән әле, диясең. Гадәттә, авыл бәйрәмнәрдә шулай җанланып китә: кунаклар кайта, капка төбендә тезелешеп, гөрләшеп утыручылар күбәя.
Ә гадәти көннәрдә кичке якта авыл урамыннан атласаң, уты янмаган тәрәзәләр, капка төпләре дә шактый икәнлегенә инанасың. Моңсу, бик моңсу булып китә... Буяулары купкан, боегып кына басып торган өйгә карасаң, күңел актарыла, тамак төбенә төер утыра. Кайчандыр гөрләп торган бу нигезнең бүген рәшәткәләре янтайган, өй алларын кычыткан һәм күптөрле чүп үләне баскан... Кайчандыр шушы капкадан биш-алты бала мәктәпкә дип ашыга-ашыга чыгып киткән. Кызлары капка төбендәге эскәмиядә ярыша-ярыша шәл бәйләгән. Өлкәннәр күршеләр белән озаклап кич утырган. Агач такталардан ясалган баскыч төбендә аркылы-торкылы яткан галошларның чуты-кырые булмаган...
Өй ишеген ачып керүгә, җанны өшетә торган салкынлык чорнап ала. Тәрәзә төбендә үлгән чебен армиясе шәйләнә, тоныкланып беткән тәрәзә пыяласында күбәләкләр бәргәләнә. Йорт эчендәге җиһазларга карасаң, балачак, яшьлек хатирәләре яңара. Стенада боланлы рәсем, тәрәзәләрдә инде шактый саргаерга өлгергән челтәрләр, түрдә чуклы бәрхет материал белән капланган тумбочкага куелган аклы-каралы «Рекорд» телевизоры, уртада шундый ук чуклы бәрхет ябылган өстәл тора. Өстәл өстендәге вазада төсен югалткан пластмасс чәчәкләр. Уң якта заманында шактый затлы саналган шкаф (сервант), аның эчендә ашлар, мәҗлесләр вакытында гына кулланылган савыт-сабалар тезелгән. Чибәр немец кызларының фотосурәте – наклейкалар ябыштырылган шифоньер да, тимер карават һәм җәелә торган диван да кемнеңдер килеп утырганын, ачканын көтеп торадыр кебек. Икенче якта акшар белән агартылган зур авыл миче, аш өстәле.
Тузан кунган бу җиһазларны тагын бер кат күздән кичереп, әтиеңнең өстәл башында гәҗит-журналлар каравын, әниеңнең мич янында кайнашуын, өстәлгә ит белән бәрәңге китереп куюын, бала-чагаларның ипигә сөт өсте ягып, шикәр комы сибеп сөтле чәй эчеп утыруларын искә төшерәсең. Ишек яңагындагы бала-чагаларның никадәр үскәнен үлчәгән сырлар күзгә ташлана, ишек тупсасында чикләвек ваткан чоңгыл шәйләнә. Шул хатирәләргә чумып басып торганда, борынга әниең пешергән тәмле ризык исләре дә килеп киткән кебек була. Кыен, бик кыен булып китә...
Авылдагы төп нигезләр менә шундыйрак хәлдә бүген: кемнеңдер инде нигезе сүтелгән, кемнеңдер нигезе сатылган, кемнеңдер нигезе без алда сурәтләгәнчә дөм ятим тора.
Гаиләсе белән төпчек малай шау-гөр килеп яшәп яткан нигезләр – иң бәхетле нигезләр бүген. Андый нигезләр «менә мин!» дип нурлар сирпеп, «күкрәк киереп» тора. Хуҗалыкта тәртип, чисталык-пөхтәлек, капкасыннан иртән бер көтү мал-туар чыгып китә, капка төбендә үзебездә җитештерелгән машинасы тора, балаларның чыр-чу килеп уйнаганы ишетелә...
Әйе, хуҗасы кайчак очын-очка ялгап яши, шабашкасына барып кайта, өч тиенгә сөт тапшыра, әмма үзенчә бәхетле, үзенчә канәгать ул. «Авылым» дип янып йөри, аның киләчәге өчен борчыла, бетеп барган авылын, хуҗалыгын «мең шәһәрдән ямьле вә хуш» дәрәҗәсенә җиткерү өчен маңгай тирен кызганмый, ал-ялны белми хезмәт куя. Вакыт-вакыт киләчәккә матур планнар кора, алдагы көнгә зур өметләр баглый ул.
Бәхетле генә түгел, герой ул дияр идем мин. Бернинди арттырусыз әйтәм: әти-әни нигезен саклап авылда калган ир-егетләр – бүгенге көн геройлары алар. Шәхсән мин үзем, текә машиналарына утырып шәһәрдән кайткан, республикакүләм дәрәҗәләргә ирешкән ир-егетләргә караганда, авылда үз нигезен саклаган, татар телле, тәрбияле балалар үстергән гаилә башлыкларын – ир-егетләрне күбрәк хөрмәт итәм, аларга сокланам. Бүгенге көндә авылны яшәтергә, авылны яшәртергә омтылган шушы ир-егетләрнең, гүзәл ханымнарның рухы сынмасын иде дип, изге теләкләр телим.
Нәзирә Гыйззәтуллина-Мостафина.