Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
11 июль 2019, 13:20

Уфада яшәүче бәхетле гаилә пары бергә яшәүләренең 70 еллыгын билгеләде.

70 ел бергә яшәү ак алтын туй, ягъни платина туй дип атала. Икенче төрле рәхмәт туе дип тә әйтелә. Ир белән хатынның бер-берсенә рәхмәтле булып яшәвен аңлата. Уфада яшәүче Екатерина һәм Виталий Волковлар да менә шушы күркәм туйларын билгеләде. Аларны якыннары, туганнары, Калинин район Хакимияте вәкилләре котлады.

«Волковлар биш бала: Николай, Георгий, Владимир, Вячеслав, һәм Алинаны тәрбияләп үстерде. Бу йортта һәрвакыт татулык хакимлек итә, аннан һәрчак җылылык бөркелә, ә инде 8 оныклары һәм 6 оныкчыклары бу йортка тагын да ямь өсти», — дип хәбәр иттеләр район Хакимияте матбугат хезмәтеннән.

70 ел буе бергә яшәгән парлар бик сирәк. Шулай да илдә рекордсменнар бар. Платина, яки кызыл туйны (100 ел бергә яшәү) күрергә Әзербайҗанның таулы районында яшәгән Агаевлар гаиләсенә насип булган. Ире Нифтуллага ул чакта 126 яшь, ә хатыны Балбеимга — 116 яшь булган.

Читайте нас: