Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 июль 2019, 16:48

НАСТЯ – ЯХШЫЛАРДАН ЯХШЫСЫ

2 - 8 июльдә Кара диңгез буенда, Туапсе шәһәрендә “Яхшылардан яхшылар” дип аталган Халыкара конкурс-фестиваль узды. Загородный авылыннан җиде яшьлек Анастасия Матвеева бу конкурста катнашып икенче дәрәҗә лауреат булды. Ул Эльмира Фаил кызы һәм Камил Наил улы Яхиннар гаиләсендә тәрбияләнә. Настя бик күп конкурс һәм фестивальләрдә катнашучы.


- Бу ныкышмалы хезмәт нәтиҗәсе, - ди Эльмира Фаил кызы. Ул да Настя белән Туапсега барган. – Аннары безнең укытучыбыз – Ирина Александровна Евсюгова да бик әйбәт, ул Стәрлетамак шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе хор бүлеге җитәкчесе, югары категорияле укытучы.


- Бу гаилә төрле конкурсларда актив катанаша һәм балаларын үстерүгә бар тырышлыкларын сала, - ди Яхиннар турында район Хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы М.В.Рассказова. – Май аенда алар “Тәрбиягә бала алган иң яхшы гаилә” район конкурсында катнашты һәм җиңү яулады, аннары республика этабында читтән торып катнашучы булды (нәтиҗәләре сентябрьдә билгеле булачак).


Туапсега барырга ярдәм күрсәткән район Хакимияте депутаты Р.Ш.Харрасовка һәм М.В.Рассказовага Эльмира Фаил кызы рәхмәт белдерде.

Читайте нас: