Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 июль 2019, 10:51

Путин эш сәфәре белән Магнитогорскига барачак

19 июльдә Русия лидерының эш сәфәре белән Магнитогорскига килүе көтелә. Сәфәрнең күпчелек өлеше 2018 елның соңгы көннәрендә шартлаудан зыян күргән йорт халкы белән очрашуга багышланачак, диләр.


Ул вакытта – 2018 елның 31 декабрендә – яңгыраган шартлаудан йортның бер секциясе җимерелеп төште. Җимерекләр астында калып, 39 кеше һәлак булды.
Кайсыбер чыганаклар буенча, Владимир Путин металлурглар көне уңаеннан Магнитогорск меткомбинатының 5нче санлы яңа аглофабрикасын эшләтеп җибәрүдә катнашачак. Проектның бәясе – 30 млрд.сум. Яңа объектның куәте – елына 5,5 млн. тонна. Бу комбинатны, чуен бәясен киметеп, югары сыйфатлы агломерат белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Читайте нас: