Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 июль 2019, 11:27

Питрәчтә дүртенче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак

20 июльдә Питрәчтә дүртенче тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Анда 15 мең кешенең катнашуы көтелә.


Вакыйга туризмын популярлаштыруга юнәлтелгән әлеге чара быел да сюрпризларга бай булачак, дип ышандыра оештыручылар.


2017 елда 6130 йомыркадан 367 килограммлы тәбә кыздырып, «Гиннесс рекордлар китабы»на кергәннәр иде. Әмма узган ел Смоленскидагы «СметаниноFEST» гастрономия фестивалендә, безнең рекордны уздырып, тәбәне 7020 йомыркадан кыздырганнар булып чыкты. «Скорлупино»ны оештыручылар хәзер янәдән рекорд кую теләге белән яна. Быел 7 777 йомыркадан әзерләнгән тәбә белән сыйлаячаклар икән.
Фестиваль яңалыклары моның белән генә бетми. Республика аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева фестивальгә Россия йолдызлары да чакырылганын хәбәр итте. Кунаклар алдында Бабек Мамедрзаев белән Доминик Джокер, шулай ук яшь җырчы Лейна чыгыш ясаячак.


Бәйрәм «Ак тавык катнашында шоу» костюмлаштырылган парад-карнавал һәм театральләштерелгән тамаша белән башланачак. Җыр-биюләрдән тыш, кызыклы конкурслар, аерым алганда йомырка ыргыту чемпионаты, таба белән йөгерү ярышлары, аттракционнар оештырыла. Фестивальнең үз валютасы да була, ул «ско-кеш» дип атала. Валютаны соңрак фестиваль сувенирларына алыштыра алачаклар.

Читайте нас: