Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 июль 2019, 11:15

Башкортстаннан бер гаилә лоторея уенында торак откан.

Ирле-хатынлы Ләйсән һәм Илнур Ярмөхәммәтовлар НТВда барган "Столото" тапшыруында көтелмәгән уңышлары турында сөйләде. Башкортстаннан Екатеринбургка күченгәч алар тормышларын яңа биттән башлый, әмма мондый ук буласын башларына да китерми.

Барына да Илнурның әнисе килененә бүләк иткән лоторея билеты "гаепле".

— Минем әни почтада эшли һәм еш кына лоторея билетлары сатып ала, - ди Илнур. - Бу юлы лоторея билетын ул безгә бүләк итәргә булды. Без аның турында онытканбыз да, берәр атна өйдә яткандыр әле. Әни шалтыратып: "Билетыгызны тикшердегезме?", - дип сорамаса искә дә алмас идек. Шуннан карадым, башта үз күзләремә үзем ышанмыйрак тордым, эсселе-суыклы булып китте, калтыравык алды... Аннары әнигә шалтыратып сөенче алдым: «А-а-а!», дигән шатлыклы авазлар яңгырады телефонның теге очында, — дип искә ала Илнур.

— Элек мин хәрби клиникада стоматолог ассистенты булып эшли идем, ә хәзер үзебезнең гаилә стамоталогиясен җитәклим, без аны откан акчага сатып алдык, - ди Ләйсән.

Екатеринбургка килгәндә, Илнур бу шәһәргә файда китерәсем килә ди:

— Планнарыбыз зур. Бу шәһәрдә без озакка калырбыз дип уйлыйм.

Тапшыру барышында Уфадан ни өчен күченеп китүләре турында бер сүз дә булмады. Тамашачыларга бары тик Ярмөхәммәтовларның призны акчалата алулары турында гына хәбәр иттеләр, ә фатирны алар лоторея отканчы сатып алып өлгергән булганнар.
Читайте нас: