Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 июль 2019, 19:01

Хәния Фәрхине югалтуга ике ел да үтеп китте

Эстрадабызның йолдызы – җырчы Хәния Фәрхи көтмәгәндә арабыздан китүенә 27 июльдә ике ел булды. Чыннан да көтелмәгән хәл булды ул, күбебез әле дә ышанып бетми. Хәния җырлары, моңы, елмаюы һәрвакыт безнең белән!


Ахирәте Гөлнур Айзатның сагыш тулы шигыре дә нәкъ шундый хисләр белән тулы. Әйдәгез бергә искә алыйк яраткан җырчыбызны.



Хәниякәем киткәнгә 2 ел!


Ике елда таңнар синсез атты,


Шәфәкь батты синсез – йә, нигә?!


Күңелләрнең моңлы кошы идең,


Юксынабыз сине, Хәния!


Сәхнә тулы җырчы, тик йөрәк – буш!


Синең урын һаман тынлыкта...


Син җыр итеп көттең гомереңне


Ышанмыйбыз синең юклыкка...


Күз алдында һәр чыгышың, бәгырь!


Елмаюың – кояш нурлары!


Меңләгәннәр йөрәгендә яши


Хитлар булып гүзәл җырларың!


Кеше китә, җыры кала, диләр,


Җырлар гына басмас сагышны.


Тарихларга кереп калдың, бәгырь,


Җырга күмеп серле язмышны...
Читайте нас: