Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
29 июль 2019, 15:56

"Терра Башкортстан" ат спорты турнирының сигезенче этабында җиңүче билгеләнде

Уфаның “Акбузат” ипподромында “Терра Башкортостан” дип аталган ат спорты турнирының сигезенче этабы тәмамланды.

Ат чабышында Зилаир, Калтасы, Мәләвез, Стәрлетамак һәм Уфа районнары җайдаклары катнашты.
Турнир ике этапта үтә: башта һәр район көчле спортчыларын ачыклый, аннары беренче һәм икенче урын алучылар үзара "Акбузат" ипподромы атларында (жирәбә буенча эләккән) ярыша.


Сигезенче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы җайдак дип Стәрлетамак районыннан Евгений Семенов танылды.

"Терра Башкортстан" ат спорты турнирының финал ярышлары 11 октябрьдә узачак дип хәбәр итә шәһәр администрациясе пресс-хезмәте.

Читайте нас: