Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
29 июль 2019, 12:35

Владимир Путин һәлак булган офицерларның гаиләләре белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Баренц диңгезендә тирән сулыкларны тикшерүче аппарат бортында һәлак булган офицерларның гаилә әгъзалары белән очрашты. Дәүләт башлыгы диңгезчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм офицерларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алышты.


Очрашуда, шулай ук, оборона министры Сергей Шойгу, аның урынбасары, Кораллы Көчләрнең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы Андрей Картаполов, Хәрби-диңгез флоты башлыгы Николай Евменов, Оборона министрлыгының Тирән суларда тикшеренүләр баш идарәсе башлыгы Алексей Буриличев катнашты.


Русия территориаль сулыкларының төбе киңлеген һәм Хәрби-диңгез флоты мәнфәгатьләрендә дөнья океаны төбен өйрәнү өчен билгеләнгән фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган иде. Президент офицерларны дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
#ВладимирПутин

Читайте нас: