Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 июль 2019, 17:25

Башкортстанда бөҗәкләр һөҗүм итә

Быел Башкортстанда 11 кешене бөҗәкләр тешнәгән. Аларның барысы да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүчеләрнең күбесен шөпшә чаккан. Медицина ярдәме сыйфатында аларга аллергиягә каршы препаратлар бирелде. Бары тик бер генә очракта кан басымының кинәт төшүе күзәтелде.

Шулай, ай ахырында Дәүләкән авылында яшәүче берәү гади булмаган үрмәкүчтән зыян күрә. Сары төстәге үрмәкүч, (фәнни атамасы сак (хейракантиум) аңа өендә һөҗүм итә.

Билгеле булуынча, мондый үрмәкүчләр дымлы, эссе һава торышында үрчиләр. Үрмәкүч тешнәгәннән соң кеше хәлсезләнә, косасы килә, башы авырта.

Үткән атнада янә бер фаҗигале хәл Мишкә районында булды. Монда гаиләсе белән ял итәргә килгән полиция капитанын бал корты чаккан һәм ул анафилактик шоктан үлгән. Тиз арада килгән медицина ярдәме дә аны коткара алмаган. Яңа гына 44 яшен тутырган ир-егетнең тормыш иптәше һәм өч баласы калган.


Читайте нас: