Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 июль 2019, 14:28

Гепатит - куркыныч авыру

Гепатит - күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы. Әмма гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы - вируслар. Хәзерге вакытта гепатитның биш вирусы билгеле, аларның һәркайсы кеше өчен куркыныч: А, В, С, Д һәм Е.

В һәм С гепатитлары аеруча куркыныч, алар хроник формага күчеп бавыр циррозына һәм бавыр яман шешенә китерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта дөньяда хроник В гепатиты белән авыручы 240 миллион һәм С гепатиты белән авыручы 130 миллионнан артык кеше исәпләнә.

Вируслы гепатитлар төрле юллар белән йога. А һәм Е гепатиты вируслары күп очракта чиста булмаган су, ашамлыклар һәм пычрак куллар аша күчә. В, С һәм Д гепатиты вируслары кан аша йога (наркотик матдәләрне инъекция белән керткәндә, татиуровка, пирсинг төшергәндә, косметик, маникюр, педикюр һәм башка процедуралар ясаганда, инструментлар стериль булмаганда, тире һәм лайлалы тышча җәрәхәтләнгәндә), шулай ук бала тапканда инфекцияле анадан балага һәм сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында.

Вакцина ясату А һәм В гепатитын профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы. С гепатитына каршы вакцина эшләнмәгән әле, бу вирусның тиз үзгәрүчән булуына бәйле.

А һәм В гепатитларына каршы вакциналар нәтиҗәле һәм куркынычсыз һәм дөньяның күп илләрендә озак еллар кулланыла. Бу инфекциягә каршы прививкалар моңа кадәр ясалмаган балаларга һәм 55 яшькәчә өлкәннәргә бушлай ясала.

Эпидемиология күрсәткечләре буенча профилактикалау календаре кысаларында куркыныч төркемгә кергән затларга: медицина хезмәткәрләренә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, азык сәнәгате предприятиеләрендә, җәмәгать туклануы оешмаларында, шулай ук суүткәргеч һәи канализация корылмаларына, җиһазлар һәм челтәрләргә хезмәт күрсәтүчеләргә, гепатит буенча имин булмаган урыннарга баручы затларга вируслы А гепатитына каршы прививка бушлай ясала.

Нәтиҗәле һәм куркынычсыз яңа препаратлар барлыкка килү белән хроник С гепатитын дәвалауда уңышлар бар, алар тулысынча дәвалану мөмкинлеге дә бирә. Хроник В гепатитын вирусларга каршы дәвалау организмны вируслардан тулысынча азат итми, әмма канда аның санын киметә, бу үз чиратында цирроз һәм бавыр яман шеше куркынычы кимүгә китерә.

Читайте нас: