Әле күптән түгел генә бер хәлгә дучар булдым. Кирәк-ярак алырга дип кибеткә кергәч, күзем читтәрәк басып торган урта яшьләрдәге ир-атка төште. Урта яшьләрдәге дип бәлки ялгышамдыр, карт та шикелле иде ул үзе.
Тик картаюында ниндидер бер яшерен сәбәп бар төсле тоелды миңа. Алган әйберләремне кулларыма тоттым да шул абый янынарак барып бастым. Ул башта бүреген салып, тамагын кырып алды, аннары кибетче егеткә борылды.
– Энем, «тәлинкә» дигән нәрсә бармы синдә? Теге күп каналлар күрсәтә торган?
Кибетче, аны шундук аңлап алып, тәлинкәнең бәяләрен тезеп китте. «Шуның кадәр кыйбатмы?» дигәндәй, теге абзыйның күзләре маңгаена менде. Чәчләренә чал кунган, йөзләрен җыерчык каплаган абзыйның аек түгел икәнен янына килеп баскач аңладым. Тик исерек кеше ялган сөйләми дип тә әйтәләр, белмим, бу абый да дөресен сөйли кебек иде. Кибетче егет аның мыскыллы җөмләләрен якын кабул итмәде, кырыс итеп җавап бирер урында, тыныч кына: «Башка нәрсә кирәкмиме?» – дип сорады. Теге карт йөзле абыең, өстәл каршындагы урындыкка барып утырды да: «Тынычлык кирәк», – дип җавап кайтарды. Кибет шулчак әллә нинди сәер тынлыкка чумды. Кеше юктан гына күңеленә тынычлык эзләми бит инде ләбаса! Кибетче егет тә мин уйлаганча фикерләде, ахрысы, тегенең мескен күзләренә карап: «Ә ни булды соң сезнең белән?» – дип кызыксынды.
– Минем алама киемемә, агарып беткән чәчләремә, һәм, әлбәттә, кырыслыгыма игътибар иткәнсездер инде. Ә бит мин элек мондый явыз кеше түгел идем. Актан караны аера белгән менә дигән егет идем мин. Тик тормышта яхшы кеше сыман гына яшәп булса иде ул. Кайчагында алдыңа китереп куйган сынавын күтәрергә көч-хәл калмый. Кулың белән җиңә алмый башлагач, телең белән көрәшеп карыйсың. Аннан соң телгә кабат кул кушыла. Шулай җинаять эшләнә дә инде. Шуннан соң кайчандыр сине яхшыга санап йөргән кешеләр борылып та карамыйлар. Бер адым синең тормышыңның юнәлешен икенче якка бора да куя, энем. Мин үземнән чыгып әйтәм, тормыш тузанын озак сулап яттым. Тормыш кынамы соң, төрмә диварларына да кулларым белән байтак еллар кагылдым мин. Кагылмас та идем, күз яшенә буылып әрнемәс тә идем, менә шушы йөрәгемдәге нәфрәт, явызлык дигән бер бөре шытып килгәнен мин аек акыл белән белмәдем бит, белмәдем! Ә белгән булсам ни үзгәрә иде дип сора? Язмыш язылган инде ул, әмма кайсы сукмактан китәсең үзеңнән торадыр. Ул вакытта башымда шул сукмак булса, мин дөньяга чыгасы да кеше түгел идем. Яшәр идем шунда ялгызым гына бер-ике бүлмәле йортта. Күңел нидер эзләнә шул. Гел нәрсәнедер татып, тотып карыйсы килә. Аннан соң ул нәрсә бик тирәнгә барып җитә. Үкенеп файда бармы? Кулларың белән йөзеңне каплап елап утырып кайтара аласыңмы син үткән чакларыңны? Мөмкин булса, мин күптән кайтарып, хаталарны төзәткән булыр идем инде.
Сугышырга яраттым, энекәш. Кулым тик тормас иде. Дуслар белән төркем-төркем сугышырга хыялландым. Һәр эшнең чамасы бар дигәндәй, артыграк кыландым, ахрысы. Авыр таякның иң каты ягы миңа килеп бәрелде. Бирештем. Ничә еллар сугышып, бер дә андый хәлдә калганым юк иде, билләһи! Кешегә әйткән яман сүз өчен дә кайчан да булса түлисең икән ул. Әрәмгә киткән уналты елны мин инде, дөресен әйткәндә, сагынып искә алам. Ник сагынасың диген? Ияләштем... Бу сүзләр төрмә исен иснәмәгән кешегә яттыр да бәлки, әмма мин тормышымның нинди якты, тик шул ук вакытта нинди явыз икәненә төшенеп уздырдым ул уналты елны. Хаклык булмаган җирдә ялган хөкем сөрә бит. Ә нигә миңа гына түләмәскә ди? Мин нәрсәм белән кеше дигән заттан аерылып торам соң әле? Шуның өчен горур күңел белән, күкрәк киереп утырдым мин, энекәш. Андагы хәлләрне мин бер нәрсә белән дә чагыштырмыйм. Шунда булган шунда калсын. Иң мөһиме, сабак итеп сиңа шуны әйтәсем килә – эшеңә тотынганчы бик яхшылап уйла, ахыры «утырып» уйлар дәрәҗәгә җитмәсен. Хәзер шушы кыяфәтем белән кеше күзенә дә карарга куркыныч. Нәфрәт белән күзәтәләр сыман. Күзәтсеннәр! Үзләре фәрештәме соң әллә алар? Хата кылына инде ул, нишләтәсең. Хисләр акылыңнан көчлерәк булса, шушы хәлгә төшәсең икән ул. Мин бөтенләй мескен хәлгә калдым. Кайту җырын җырлап кайтканда, менә дигән йортым да, тормыш иптәшем дә юк иде инде. Ялгызлыктан икенче бер ялгызлыкка күчтем. Авылыма кайттым да уйга калдым: кайчандыр «Туганым» дип йөргән кешең, син авыр хәлгә юлыккач, дошманыңа әйләнә дә куя икән. Кайда алар менә хәзер мине дуска санап йөргән адәмнәр? Хәер, бармы алар? Дусларыңны гаепләгәнче, үзеңнән гаеп эзлә. Мин шул горурлыгым белән ялгыз калдым да инде менә. Шушы уйларга чумып, үземә күпме кул салырга тырышканымны белсәң иде син. Кулыма тоткан бау шуып төшеп китте, аннан соң күпме генә үләргә тырышып карамадым – исән калдым, – диде абзый.
Абзыйның шушы түбән дәрәҗәгә төшүен тыңлап, үзем дә аның өчен әрнеп куйдым. Кибетче егет аңа каршы бер сүз әйтмәде. Биш минут тынлыктан соң теге абый, урындыктан торып, аның каршына килеп басты. Мин, шуны гына көткәндәй, урындыкка барып утырдым. Никтер курыктым мин аннан. Кибетче егетнең ышанмаган карашын күреп, ул кулын кесәсенә тыкты да бер йөз сум акча белән телефон чыгарып салды. «Менә шушы байлык белән көн күрәм, энем. Телисең икән – ал». Егет, каршы килеп, башын селкеде. Абзыйның тәмам ачуы чыгып, бер баштан икенче башка кызу-кызу йөри башлады. Аягында чак басып тора, исерек тә түгел шикелле. Аның сүзе бетмәгән иде әле. Нидер әйтергә теләп авызын ачканда, телефоны шалтырый башлады. Сүгенә-сүгенә телефонын кулына алгач, русчаларын тезеп, бер хатын-кыз белән сөйләште. Хатыны булмаса да, танышы иде бугай. Аның белән беркем дә кызыксынмады. Телефонын өстәлгә куйды да икенче өстәлдән бүреген алырга дип үрелгән җиреннән әллә нишләп китеп егыла язды. Әмма өстәлдәге әйберләрне ватарга аз гына ара калгач, туктап калды. Без бөтенебез аны тотып калырга йөгердек. Ул ачы итеп, юк-юк, мыскыл итеп, калын тавышы белән көлде дә, безнең күзләребезгә карый-карый, кулларын йодрыклап бер-ике сүз әйтте:
– Күрәсезме, егылам дип тә егылмадым, үләм дип тә үлмәдем.
Бу сүзләрне мин озак вакыт уйладым. Ул, бер караганда, яшәү өмете белән янса, икенче яктан шул яшәвен чикләргә тели сыман тоелды.
Раилә, Саба