Мәктәпкә әллә балалар бара, әллә ата-аналар? Сабыйлары 1 нче сыйныфка җыенучы әти-әниләр әнә шулай ди. Күп кенә әти-әниләр әкренләп сабыйларын мәктәпкә әзерли башлаган инде. Күңелле мәшәкать ким дигәндә 10–15 мең сумга төшәчәк.
Быел минем кызым да беренчегә укырга төшә. Мин инде Стәрлетамак магазиннарында йөреп, формаларның хаклары белән танышып чыктым. Хәзер бит һәр мәктәпнең үз формасы, үз таләпләре бар. Мәсәлән, безгә ярый торган күлмәк фирменный кибетләрдә - 2500, сарафан - 2100, юбка 900-1100, блузка - 1200-1500 сум тора. Базарда, әлбәттә, арзанрак. Эзләп, чагыштырып карап яхшы гына әйберләр алырга була. Мәсәлән Кыргызлар теккән мәктәп формасын иң очсызы дисәң дә була. Сарафаннарны - 1000-1300гә, юбканы - 600гә, блузканы 600-800гә, чалбарны 600 гә дә сатып алырга мөмкин. Аяк киемнәре 700-1500 сум тора (ким дигәндә өч пар аяк киеме кирәк), аннары портфель, колготки, эчке киемнәр, бантик һәм ару гына уку кирәк-яраклары. Кыскасы, теге кыштырдавык зәңгәрле, яшелле, кызыллы кәгазьләрне җиткер генә!
Авыл кешесе, җәй җитүгә, баланы мәктәпкә әзерлим дип, кибеткә чыгып йөгерми хәзер. Юклык заманы түгел, өлгерербез, диләр. Акчасы гына булсын! Кемдер акчаны ел буе тиенләп җыйса, кемдер әлегә хезмәт хакын көтә.
Базар әлегә гөрләми, сатучылар әйтүенчә, әле халык бер кат бәя карап, кызыксынып кына йөри. Күбесе, хезмәт хакы бирмәделәр, дип әйтә икән. Балаларын иярткән әти-әниләр дә сирәк кенә күренгәли. Балалар әле әби-бабайда кунакта, лагерьларда ял итә, мөгаен.
– Халыкка ярап булмый. Кемдер, бәяләрегез бик очсыз, дисә, кемдер, кыйммәт, ди. Кесә янчыгы нинди бит! Кибеттә шушы ук әйберләрне 2-3 тапкыр арттырып саталар. Сыйфаты бик шәп, биш елга чыдый, дип ышандыра алмыйм, әмма берәүнең дә начар дип кире китергәне юк әле, – ди бер сатучы апа
Букчалар (портфельләр) янында бөтерелүчеләр күренми. Ә сайлау мөмкинлеге зур. Иртәрәк икән әле. Букча эзләп, гадәттә август уртасында килә башлыйлар икән. Хәзергә исә көнгә 2-3не генә сатсалар да, бик канәгать алар.
– Иң очсызы – 800, ә иң кыйммәте – 2,5 мең сум. Соңгылары – аркага уңайлы булган ортопедик портфельләр. Балалар күбрәк мультфильм геройлары төшкән 3D букчаларга кызыга. Әти-әниләр каршы килми, ул-кызлары теләгәнне сайлый, – ди сатучы егет.
Әйе, әти-әниләр яраткан балалары өчен барын да алырга әзер. Баллар да, үз чиратында, яхшы укулары, матур гадәтләре, акыллы һәм тәртипле булулары белән җавап кайтарсалар иде.
Карандаш очлагыч – 45-55 сум
Аяк киеме – 1200-1500 сум