Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
1 август 2019, 16:23

Тузганаклар ашап торган Тоня әбинең язмышы кискен үзгәрде

Менә инде 1 ай Тоня әбидән кунаклар өзелми. Аның тормышы бик нык үзгәргән: суыткычы полкалары ризыктан сыгылып тора, яңа газ плитәсе, йорты җыештырылган. Волонтерлар көн саен отчетлар бастыра: мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр көн саен акчалар җибәреп торалар. Шул акчаларга әбинең йортын акрынлап тәртипкә китерәләр.

Тоня әби хакында белмәгән-ишетмәгән кеше калмагандыр. Виктория Корчагина очраклы рәвештә Максимовка авылы урамыннан үтеп барганда елап беткән, хәер сорашкан әбигә тап була һәм Инстаграмга пост яза. Пенсионер әби бик нык ашыйсы килүен сөйли. Булдыксыз оныгы аркасында тузганаклар ашап торырга мәҗбүр булуын әйтә. Тоня әби үзе генә түгел, инвалид улы белән яши. Кичкә инде әбигә социаль хезмәтләр килеп тә җитә.
Чынында исә әби оныгы белән нормаль мөнәсәбәтләрдә, әмма проблемалары чыннан җитди Тоня әбинең. Йорты бик таушалган. Волонтерлар шунда ук әбигә ярдәмгә ашыга.
Матбугат чаралары ярдәмендә әбекәй хакында бик күпләр белә һәм акчалар күчерә башлый. Волонтерлар ул акчаларга төзелеш материаллары, пешерү өчен яңа панель һәм башкаларын алалар.
Бер ай үтүгә Тоня әби танымаслык булып үзгәргән. Ишегалдында ул хәзер җырлар җырлый һәм теләгән һәркем белән фотога төшә.
Ләкин даими акча җыюлар фонында мошенниклар пәйда булган: Алтайда яшәүче бер хатын Тоня әби өчен акча җыям дип ярдәм төркеме булдырган Аның аккаунтының адресы бер генә символы белән аерыла. Ләкин чын волонтерлар аферистканы тиз ачыклаган. Волонтерлар мошенник хатынның исәбенә акча күчермәүне сорый. Шулай итеп, Уфаның иң билгеле пенсионеры Тоня әби чак кына мошенниклар корбаны булмаган.
Чын волонтерлар исә акчалар җыюны дәвам итә. Кышка кергәнче ремонт эшләрен тәмамлап өлгерергә кирәк.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Читайте нас: