Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 август 2019, 11:54

Балаң булмаганга салым түләтмәкчеләр...

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Констанин Толкачев социаль челтәрдә төбәктәге туым кимүенә карата үз фикерен белдерде.


Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ярты елда республикада 19 622 бала туган, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 3,54 меңгә азрак.


"Берничә ел элек кенә бу саннар республикада 60 мең тирәсендә булды, ә 40-50нче елларда 100 мең кешедән артып киткән. Әлбәттә, бу проблема алга киткән илләрнең күбесе өчен ят түгел. Әмма Башкортстанда башкачарак статистика күрәсе килә. Монда мәсьәлә, башлыча, заманның шәхси үсешкә йөз тотучы яшьләрендәдер, күрәсең. Гаилә кыйммәтләре, балалар тудыру мәнфәгате читтә кала бирә. Еллар узу белән моның бөтенләй башкача булуын аңлыйсың, әлбәттә..."


Дәүләт җыелышы спикеры фикеренчә, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм, беренче балага түләнә торган пособиеләр һәм башка шундый чаралар демография үсешенә этәргеч булачак. "Баласыз кешеләр өчен салым турында да онытырга ярамый, әмма миңа ата-аналарга салым күләмен киметү ныграк ошый", - дип яза ул социаль челтәрдә.

Читайте нас: