Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 август 2019, 11:50

Хәзер ук-җәя тотып ауга чыгарга яраячак

2 августта Русия Президенты Владимир ПУТИН җәяне ау кораллары белән тиңләүче законга кул куйды. Хәзер гражданнар мылтыктан тыш, ук-җәя тотып та ауга чыга алачак. Әлегә кадәр бу тыелган иде.

Җәя сатып алу өчен, аучылык билеты һәм корал саклауга һәм үзең белән йөртүгә рөхсәт кирәк булачак. Бер кеше биш җәягә кадәр сатып алырга мөмкин. Моңа лицензия кирәкми. Ләкин соңыннан җәяләрне Росгвардиянең урындагы бүлекчәсендә теркәргә туры киләчәк.

Росгвардия мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә илдә халык кулында берничә йөз мең җәя һәм арбалет бар. Чит дәүләтләрдән Русиягә елына 200 мең тирәсе җәя һәм арбалет кертелә. Аларның гомум бәясе 60 миллион сумга җитә. Бүгенгә кадәр мондый кораллар беркайда да теркәлү үтми һәм контроль астына алынмый иде. Хәзер исә моңа чик куелачак.

#ВладимирПутин

Читайте нас: