Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 август 2019, 11:24

Җиләк-җимешкә хак төшәрме?!

Җиләк-җимеш продукциясенең өстәмә бәясенә салынган салым, ягъни НДС 10 процентка түбәнәйде. Ил җитәкчесе Владимир Путин Салым кодексында шул хактагы төзәтмәләрне раслады.


Премьер-министр Дмитрий Медведев фикеренчә, бу бер яктан җиләк һәм җимешләрнең хакы төшүенә китерсә, икенче яктан, үзебезнең фермерларга үсәргә ярдәм итәчәк.


Узган ел Русия территориясе буенча 1 миллион тонна җиләк-җимеш җыелган. Шул ук вакытта 1,7 миллион тонна чит илләрдән кертелә. Бу Русиянең импортка бәйлелеген күрсәтә. Шуңа үзебезнең җитештерүчеләрне дәртләндерү кирәк.


Әйткәндәй, кабул ителгән төзәтмәләргә ярашлы, пальма маеның өстәмә хакына салынган салым ике тапкырга арттырылды. Мондый алым тәм-томнарның кыйммәтләнүенә китерде. Аның каравы, экспертлар әйтүенчә, кешеләрне сәламәт туклануга этәрәчәк.

Читайте нас: