Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 август 2019, 13:24

Күзгә нинди витаминнар кирәк?

А витаминыннан башка күз челтәркатлавы (сетчатка) нерв күзәнәкләре нормаль эшли алмый.

А витаминының җитмәве тавык күзе (куриная слепота) авыруына – караңгылы-яктылы вакытта күрү бозылуына китерә, шулай ук күзнең мөгезпәрдәсе (роговица) ялкынсынуына һәм авыруына сәбәп була. Бу витамин цитруслыларда.

С витамины – көчле антиоксидант. Аңа яшелчәләр, җиләк-җимешләр бай. Кызыл һәм кара миләш аерым урынны алып тора. Күзләр өчен составында С витамины булган карабодай, әстерхан чикләвеге, кара карлыган, яшел чәй бик файдалы.
Е витаминын кулланучыларда катаракта сирәк күзәтелә. Глаукомага операция ясатканнан соң, Е витамины аркасында яралар тиз төзәлә. Бу витамин үсемлек майларында күп.
Рутин күз кан тамырлары тышчаларын ныгыта. Ул кан савуга каршы тора, кан әйләнешен яхшырта. 1940 елда ук рутинның күз басымын киметүе турында белгәннәр. Рутин кызыл һәм кара миләштә шактый күп. Аны күзгә операция ясатыр алдыннан ашарга кирәк.

Цинк һәм селен кабак орлыгында күп. Алар организмга җитешмәгән очракта, күзнең челтәркатлавы (сетчатка) дистрофиясе башлана. Бу бигрәк тә өлкән кешеләрдә күп күзәтелә.
Читайте нас: