Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 август 2019, 18:09

Өлгермәдем шул, кызым...

Кичен эштән кайтып кергәч, кызым Светлана оялып кына: «Әнием, кил яныма», - дип дәште. Мин аны кочып алып: «Ни булды?» - дип сорадым. Светланага 18 яшь иде. Бүген ул таныш егете Рамил белән беренче тапкыр үбешкәннәр икән, ул миңа гашыйк булуы турында әйтте. Ана күңеле сизгер, Рамиль «урам егете» булмаса да, ул миңа бик ошап бетми иде.
Узды көннәре, айлары бәхетле кызымның. Рамилнең әти-әнисе Светлананың кулын сорарга килделәр. Аларда безнең тәрбия юк иде. Ризалаштык...

Мин ятим үскән кызыма (әтисе эчеп, икенче хатынга китте квартираны бүлеп, бер тиен алимент түләмәде, ә мин горур идем) зурлап, бәрән суеп никах ашы уздырдым. Туйлары да булды. Туй алдыннан кияүне баштан-аяк киендердек. Кызым бәхете өчен ахыргы акчаларны туздырсак та...
Туй бик матур узды, бик матур пар диеп, кунаклар сокландылар. Ресторан ашын без түләдек, Аллага шөкер!

Бер айлардан соң Светлана бала көтүе турында белгертте. Рамилнең әнисе Руфия аяк тибеп: «Иртә!» - диде. Кызым агарып калды... Мин йомшак булдым: «Алар икесе уйларга тиеш, ир белән хатын», - дип, икенче бүлмәгә кереп еладым.
Атна узгач кызым шалтырата эшемә: «Әнием, кил яныма, мин больницада», - диеп. Адресын гына язырга өлгердем. Такси алып мин очтым больницага...

Вахтерша хатын кычкырып, кертми мине, ахырдан гына әйтте, кызымны икенче больницага күчергәнен. Мин тагын таксига утырып очтым, Светланамны коткарырга, баланы саклап калырга! Килдем больницага шашып...Табибка ялвардым: «Тимәгез!» - дип. Колагымны тавыш каплап алды «Соң...» дигәч... Мине озаттылар палатага, Светлана бушлыкка карап сүзсез ята, күзләрендә сөю уты сүнгән инде...
Өлгермәдем шул, кызым... дип мин кысып кочтым йөрәгемә, газиз баламны.
Ай буе төшкә керде бала елавы... Гомер буена гаепле ана мин кызым алдында...

Аяк тибеп ник кычкырмадым икән мин «Бала туачак!!!» дип... Светлана 2 ел үткәч, бик матур кыз бала тапты... Ходаемнан саулык сорыйбыз сабыйга кон саен.

Читайте нас: