Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
5 август 2019, 11:33

Путинны Федор белән таныштырдылар

«Роскосмос» дәүләт корпорациясе башлыгы Дмитрий Рогозин Русия президенты Владимир Путинга Халыкара космик станциясенә (МКС) юлланачак “Федор” роботының очыш проектын күрсәтте.

“Августта безнең үтә дә мөһим пуск, Владимир Владимирович. Сезгә бер эшне күрсәтергә телим”, - диде Рогозин. “Әйдәгез”, - дип җаваплады Путин. “Бу антропоморфлы робот. Без аны экипажга ярдәмче сыйфатында юллыйбыз. Бу эш Перспективалы тикшерүләр фонды заказы буенча эшләнгән. Эшләр 2012 елдан бирле алып барыла”, - дип аңлатты Рогозин.

Дмитрий Рогозин әйтүенчә, космоска робот очыру - дөньяда беренче тапкыр. “Без бу машинаны беренче тапкыр 22 августта очырачакбыз. Исеме – “Космик робот”, кыскача – “Федор”, - дип аңлатты “Роскосмос” җитәкчесе.

Шулай итеп, Дмитрий Рогозин Владимир Путинны, әлегә кәгазьдә генә булса да, “Федор” белән таныштырды. Робот ачык космоста эшләячәк, космонавтларга ярдәм итәчәк.

Автор : Таҗиева Руфина

"Өмет" гәзитеннән алынды.

Читайте нас: