Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
5 август 2019, 11:42

Владимир Путин Игорь Бабушкин белән очрашты.

Владимир Путин Әстерхан өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин белән очрашты. Әстерхан өлкәсендә аерым икътисадый порт зонасы булдырылмакчы икән.


Игорь Бабушкин ил Президентына өлкәнең өстенлекле социаль-икътисади юнәлешләре турында сөйләде. Өлкәдәге хәлләр, халыкның тормышы белән танышкач, ул кешеләрнең тормыш сыйфатын үстерүне, аларны социаль яклауны тәэмин итүне максат итеп алган. Поликлиникалар, клублар искергән. Ә моның өчен икътисадны үзгәртү шарт.


Күп балалы гаиләләр, хезмәт һәм сугыш ветераннары аеруча ярдәмгә мохтаҗ, һәм төбәк мөмкинлекләрен файдаланып, социаль ярдәм чараларын арттырырга карар иткәннәр. 1 сентябрьдән 200 мең кешегә ярдәм бирелә башлаячак. Бу җәһәттән быел 280 миллион сум сарыф ителәчәк, алдагы елда 845 миллион сум тотылачак.

Әстерхан өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин Владимир Путинның февраль һәм май айларында Актүбәдә бирелгән күрсәтмәләрен үтәү өчен үзләренең бар көч салуларын билгеләде . 50 социаль объект төзү планлаштырыла. 39 ына федераль бюджеттан хуплау алынган. Өлкә перинаталь үзәге һәм онкодиспансерның дәвалау-диагностика корпусы булдыралачак.


Бүген Әстерхан өлкәседә аерым икътисадый порт зонасына җир участогы алу өчен эш төркеме булдырылган, федераль хакимият органнары, потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр бара, эшләрнең торышы турында Президентка 1 декабрьгә кадәр докладта хәбәр ителәчәк.


Бу зона гамәлгә кергәч, төньяк-көньяк һәм көнбатыш-көнчыгыш юнәлешләрендә йөк ташу елына 15 миллион тонна тәшкил итәргә тиеш.

Фотода: Әстерхан өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин.


#ВладимирПутин

Читайте нас: