Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 август 2019, 12:58

Көләрсең дә, еларсың да шул

Көләрсең дә, еларсың да шул

Курткалар киеп, Соль-Илецкиның тозлы күленә кереп баскан туристларның шушы фотосы Интернет киңлекләренә таралды.


Көләрсең дә, еларсың да шул. "Сезон ахырына гына хас булган салкыннар быел аны ачарга да мөмкинлек бирмәде инде", - ди моңсу гына урындагы халык.


Август берәүләрне - акча эшләү, икенчеләрне отпуск көннәрендә рәхәтләнеп кояшта кызыну мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Нишлисең, табигатьнең үз кануннары. Ә инде ерак араларны үтеп, Ырынбурга кадәр барып, салкын көннәргә туры килгәннәр әнә шулай җылы киемнәрдә "су керә".


Шулай да синоптиклар атна ахырына Соль-Илецкида һава температурасының +30 градуска кадәр күтәрелүен фаразлый. Ә яңа атна башыннан тагын салкынайта, имеш.
Читайте нас: