Меңьяшәр дигән исем йөрткәннәр дә мәңгелек түгел шул... Чәчелгән- сибелгән татар халкының горурлыгы Әлфия апабызның бакыйлыкка күчүенә инде ике ел узып китте.
Шунысы сөенечле: аның җырлары, ул җырларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды.
Аның милләтебез алдында куйган хезмәтен сүзләр белән бәяләү мөмкинме соң?!. Үзе кызыл, төче сүзләрне яратмас иде, "кит әле, исәр сатып торма әле", дип кул гына селтәр иде дә, ятимлектә үткән балачагын, Җыракаеның тау башыннан озатып калуын, артист хезмәтенең, юл гизүнең газапларын берчә көлеп, берчә күз яшьләрен сөртә-сөртә, кыйсса-кыйсса итеп сөйләп алыр иде...
Әлфия Авзалованы халык ничек бар - шулай: ачык йөзе, туры сүзе, гадилеге, чаялыгы, бар булмышы белән үз кызы итеп кабул итте. Урта һәм өлкән буын хәтерендә аның ут янып торган шомырт күзләре, җор теле, пластинка тәлинкәләреннән, сәхнәдән агылган дәртле-моңлы җырлары бик озак сакланыр әле. Халыкның ихлас мәхәббәтен яулау һәр җырчыга да тәтеми. Эчкерсезлеге, күңел түреннән ургылып чыккан моңы белән үзенә тартамы ул?Аның җырларында - тулы бер милләтнең сагышы, шатлыгы, фаҗигасе, үткәне, бүгенгесе чагыламы?
Ятим балачагында абзарда казлар белән бер табактан ризык бүлешкән мәлләрен, өстәл клеенкасыннан тегелгән букча тотып, берүзе детдомга юнәлүен, Актаныш урамындагы түгәрәк "тәлинкәдән" яңгыраган бөтен җырларны ятлап бетерүен, шулар канатында Казанга, җыр һәм бию ансамбленә килүен, "консерватория бетермәгәнсең, югары белемең юк", дип үзәккә үтүләрен күз яшьләре аша көлә-көлә сөйли иде ул. Композитор Александр Ключаревны, аның: "Әлфия - Актаныш туфрагыннан табылган самородок ул", - диюен горурланып, яратып искә төшерә иде.
Әлфия апа үзе турында ачылып сөйләүдән читенсенми иде. Халык алдында кәгазьдән карап җырлаудан да оялмады. Иң мөһиме - бүгенге эстрада җырчыларының бик күбесе шикелле, фонограммага авыз ачып-ябып, тамашачысы алдында кәмит куймады, халыкны алдамады. "Аннан да кыен эш юк бит ул. Бүтәннәр ничек ялгышмый икән дим. Себердә салкын тигереп, нык кына ютәлли башлагач, бер-ике җирдә фонограммага кушылып караган идем. Җыр китә - авызым йомык кала. авызым ачыла - җыр туктаган...", - дип үзе дә гаҗәпләнеп телгә ала иде.
Шулай да гомер чикле, меньяшәрләр дә беркөн китеп бара. Онытылмас, үзәк өзгеч моң булып, истәлекләр, җырлар, дәвамчылар кала...
Шулай, Тукайларны, Әлфияләрне, Илһамнарны гасыр үзе, берәмләп кенә тудырадыр шул. "Күрегез, вакытында кадерләп калыгыз: чын асылташлар менә шундый була", - дип, әллә нигә бер генә җемелдәтеп аладыр...
Әйе, моң Алиһәсен күп артистлар үз итсәләр дә, Салават Фәтхетдинов кебек Әлфия Авзалованы яратучы һәм хөрмәтләүче юктыр, мөгаен. Ул аңа һәрчак игътибарлы һәм ихтирамлы булды һәм ул аны беркайчан да онытмаячак. Менә кичә генә ул үзенең инстаграм битендә "Әлфия Авзалова мәңге безнең күңелдә. Филүс белән бүген аңа баш ияргә килдек", - дип язган.