Фирдүс Тямаевның концертында көтмәгәндә әнисе пәйда булган
"Минем баламны шулай зурлап килгәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт! Миңа быел дәваханә юлын таптарга туры килде. Аның ишеген ачкач, үземә: моннан соң исән калсам, Мәскәү сәхнәсен үз күзләрем белән күрер идем, дип сүз бирдем. Аллага шөкер, сүземдә тордым. Сәхнәне, тамашачыны күрергә насыйп булды», — дип, тамашачыга үзенең рәхмәтләрен җиткергән ул.
Галия апа улына әйтимичә генә, башкалага поезд белән килеп җиткән. Мәскәү тамашачысы аны аягүрә басып алкышлаган.
Менә дигән ул үстергән әнигә бу алкышлар - иң зур бүләк, әлбәттә.
Әнисе сәхнәдән төшкән вакытта Фирдүс: "Әни кайтканда поезд белән кайтмассың инде, минем белән кайтырсың, яме", - дип шаяртып та ала.
Җор телле, халык мәхәббәтен гадилеге белән яулаган Фирдүс Тямаевка иҗади уңышлар, тулы заллар һәм тормышында шундый күңелле сюрпризларның күп булуын телибез!