Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 ноябрь 2019, 16:51

ЧҮП ЧЫГАРУ БӘЯСЕ ҮЗГӘРЕРГӘ МӨМКИН

РЭО башлыгы, ел нәтиҗәләренә карап, регионнар өчен тарифлар буенча тулырак нормативлар белешмәсе әзерләргә вәгъдә итте.

Чүп тармагын реформалаучы - "Русия экология операторы" компаниясе (РЭО) ел фасылына карап каты коммуналь калдыкларны җыю нормативында үзгәрешләр булу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Бу параметр калдыкларны чыгару буенча коммуналь хезмәт бәясен барлыкка китерүдә зур роль уйный, диде РЭО генераль директоры Денис Буцаев.


Каты көнкүреш калдыклары буенча коммуналь хезмәтнең бәясе статистик мәгълүматлардан чыгып исәпләнә: 1 тонна яисә кубометр калдыкларны күчергән өчен төбәк операторының тарифы аерым төбәктә яшәүчеләр өчен билгеләнгән туплану нормативына тапкырлана Һәм көннәр санына бүленә. Тариф төбәк тарафыннан билгеләнә.


"Туплану нормативы үзгәртелә торган параметрларның берсе булып тора, ә тариф бер елга билгеләнә. Проблема тупланма нормативының ел фасылыннан чыгып тикшерелмәвенә кагыла. Ел ахырына кадәр без төбәкләр белән барлык ел мизгелләре буенча да факттагы тупланышны тикшерәчәкбез һәм калдыклар җыю нормативы буенча тагын да тулырак белешмәлек әзерләячәкбез, "- диде Буцаев.


Русиядә чүп тармагы реформасы 2019 елның 1 гыйнварында башланды. Ул чүп җыюны камилләштерүгә, рөхсәте булмаган чүплекләр проблемасын хәл итәргә һәм чүп полигоннарын шактый киметергә тиеш. Реформаның төп күрсәткечләре "Экология" милли проекты паспортында теркәлгән: әйтик, 2019 елда көнкүреш калдыкларының 7%ты эшкәртүгә җибәрелсә, бу санның 2024 елга 36% ка җитүе көтелә.


Автор : Гөлнур Исламова, "Өмет"
Читайте нас: