Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
18 ноябрь 2019, 17:03

“ИДЕЛ” ХАЛЫКАРА ТАТАР ҺӘМ БАШКОРТ ҖЫРЫ ФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ

Лауреатларга фестивальнең статуэткасы белән оештыру комитеты һәм чараның партнерларыннан бүләкләр тапшырылды.

Оештыручылар катнашырга теләк белдерүчеләрдән 74 гариза кабул иткән. Сайлап алу туры һәм читтән торып сигез номинациядә тыңлап карау нәтиҗәләре буенча финалга 42 кеше үткән. Конкурста Уфа, Казан, Мәскәү, Октябрьский, Стәрлетамак, Ульян, Чистай, Аткарсадан, шулай ук республиканың Зианчура, Бөрҗән, Салават районнарыннан яшь башкаручылар катнашкан. Кытай һәм Кырымнан да җырчылар килгән.


“Башкорт халык җыры” номинациясендә беренче урынны – Әлфия Морзабаева, “Татар хлык җыры” номинациясендә беренче урынны Линар Шәймөхәммәтов яулады. “Башкорт эстрада җыры” номинациясендә – Ләйсән Каһирова, “Татар эстрада җыры”нда – Светлана Хәсәншина, “Балалар” номинациясендә – Инсаф Ганибаев, “Автор-башкаручы” номинациясендә Азамат Даутов җиңде. Иң яхшы коллектив дип “Җәннәт” вокаль ансамбле табылды.


Лауреатларга фестивальнең статуэткасы белән оештыру комитеты һәм чараның партнерларыннан бүләкләр тапшырылды.


Быел чара “Мәдәният” милли проектына кертелде һәм Русия мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды.


“Ел саен проектның популярлыгы арта бара. Киләчәктә географиясе дә киңәйгәннән-киңәер. Планда – районнарга чыгып, сайлап алу турын урыннарда үткәрү. Якын киләчәктә моны тормышка ашыра алырбыз, дип өметләнәбез,” – диләр оештыручылар.


“Идел” фестивале 2011 елдан алып оештырыла. Төрле елларда Радик Юлъякшик, Ришат Төхвәтуллин, Зилия Бәхтиева, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов һәм башкалар аның лауреатлары булды. Киләсе ел фестиваль өчен аеруча әһәмиятле булачактыр – ул бит үзенең 10 еллыгын билгеләячәк.
Читайте нас: