Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 ноябрь 2019, 13:02

Стәрлетамакта кадрлар үзәге булачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Стәрлетамакка эш сәфәре барышында шәһәрнең сәнәгать һәм социаль объектларында булды.

Санлы программа идарәсе белән югары төгәллектәге күпфункцияле эшкәртү үзәкләрен җитештерүче «Станкостроение» фәнни-җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында беренче вице-премьер җитештерүнең төп этаплары һәм предприятие продукциясе белән танышты.Предприятие җитәкчелеге белән әңгәмәдә Андрей Назаров Башкортстан Сәнәгать министрлыгы белән берлектә перспектив бизнес-планны исәпләргә кушты. Республика кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Билгеләнгән планнар буенча фикер алышу өчен предприятие милекчеләре белән очрашу оештырылачак.



Арытаба беренче вице-премьер Фестиваль урамындагы шәһәр паркында булды, аны төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында алып барыла. Хәзерге вакытта кече архитектура формаларын, сәхнәне монтажлау, эскәмияләр урнаштыру эшләре бара. Әмма җиһазларны вакытында кайтармау һәм яшел үсентеләрне чистарту күләмнәре зур булу сәбәпле, объектны тапшыру вакыты кичектерелгән. Моннан тыш, Андрей Назаров балалар мәйданчыгының һәм асфальт катламының сыйфаты канәгатьләнерлек булмавын билгеләп үтте, җитешсезлекләрне төзәтергә һәм Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр паркны төзекләндерү эшләрен төгәлләргә кушты.



Андрей Назаров парк белән янәшәдәге «Содовик» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Биредә 15 спорт төре буенча 1600дән артык спортчы шөгыльләнә. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов физкультура-сәламәтләндерү комплексы стадионын реконструкцияләү концепциясен тәкъдим итте. Планда – ябык трибуналар һәм җылы футбол кыры төзү.



Беренче вице-премьер Гоголь урамы, 130а адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт ихатасында йорт яны территориясенең ремонт сыйфатын тикшерде. Эшләр «Башкорт ихаталары» проекты кысаларында үткәрелә. Контрактлар күләме зур булу сәбәпле, подрядчы проектны соңлап тормышка ашыра башлаган. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә әле эшләр тәмамланмаган. Йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, шулай ук подъездларда да ремонт кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров сметаны әзерләргә һәм йортны республика программасына кертергә кушты, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төзекләндерү эшләренә комплекслы карауның мөһимлеген билгеләп үтте.



Загородный авылында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары 139 урынлык балалар бакчасын төзү мәйданчыгында булды. Объект «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында, федераль акчаларны җәлеп итеп, төзелә. Хәзерге вакытта инде әзер бинада эчке эшләр алып барыла. Объектка җылы җибәрелгән инде. Балалар бакчасын тапшыру вакытын кичектерү җир мәсьәләсе белән бәйле. Участокны муниципаль ихтыяҗлар өчен яңадан рәсмиләштерергә кирәк. Андрей Назаров социаль объектны ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру өчен процедураларны тизләтергә, шулай ук төзелеш эшләренең тизлеген арттырырга кушты.


Сәфәренең тагын бер пункты Стәрлетамак күппрофильле колледжы булды, анда шушы көннәрдә «Мәктәпкәчә тәрбия», «Махсус мәктәпкәчә тәрбия», «Социаль эш», “Хокук саклау эшчәнлеге. Полицейский” һәм “Кече сыйныфларда укыту" буенча биш остаханә ачылды. Алар «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган. Колледж директоры Антонина Усевич остаханәләрдә һөнәри белем бирү программалары, балалар һәм өлкәннәр өчен гомуми белем бирү программалары буенча дәресләр узачагын ассызыклады. Андрей Назаров учреждение коллективы тарафыннан башкарылган эшне югары бәяләде.



Алга таба беренче вице-премьер «Русия эше» сынау проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү модель үзәге булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Тиздән мәшгульлек үзәге «Работа России» кадрлар үзәге дип аталачак. Хәзерге вакытта Карл Маркс урамы, 101 адресы буенча урнашкан бинада ремонт тәмамланып килә, мебель һәм җиһазлар сатып алына. Биредә уңайлы офислар булыр дип планлаштырыла, анда эш эзләүчеләргә һәм эш бирүчеләргә индивидуаль караш төп принцип булачак.



Андрей Назаров «Стәрлетамак троллейбус идарәсе» предприятиесе мәйданчыгында шәһәр электр транспортының күчмә составын модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты. Предприятие җитәкчелеге сүзләренә караганда, бүген троллейбус паркы ресурслары искергән. Коллектив көче белән техниканы капиталь ремонтлау проектын тормышка ашыру башланган. Әмма бу аның искерү мәсьәләсен хәл итмәячәк. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов катнашлындагы фикер алышу йомгаклары буенча беренче вице-премьер Уфа һәм Стәрлетамак троллейбус паркын ике ел дәвамында тулысынча яңарту буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм бу проектка республика предприятиесен – Уфаның трамвай-троллейбус заводын җәлеп итәргә кушты.



Эш сәфәре ахырында Андрей Назаров хакимият башлыгы, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде, анда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралды.



Зөһрә Исламова, "Кызыл таң"


Читайте нас: