Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 ноябрь 2019, 13:08

ТАТАРСТАНДА 7 ЯШЬЛЕК ИНВАЛИД КЫЗ УТ КОРБАНЫ БУЛГАН

Бу вакытта аның әнисе кинода утырган

7 яшьлек инвалид кызның гомере шимбә көнне янгында өзелгән иде.


Кайбер мәгълүматларга караганда, янгын вакытында ана кеше кинода булган.


Йорт сәгать кичке бишләрдә яна башлый. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырткан, ә аннары фатирда яшәүче 44 яшьлек Натальяның кесә телефонына шалтыратырга маташканнар. Янгын сүндерүчеләр утны тиз буйсындыра. Җимерекләр арасында алар кечкенә кызның гәүдәсен таба...


Балигъ булмаган баланың әнисе берникадәр вакыттан соң гына кайтып җитә. Ул үзенең өйдә булмавын кинога баруы белән аңлата. Хатын бала белән берүзе яшәгән — кызның әтисе өч ел элек юкка чыккан.
Читайте нас: