Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 ноябрь 2019, 11:15

19 НОЯБРЬ - ХАЛЫКАРА ИР-АТЛАР КӨНЕ

Бүген бәйрәм ителүче Халыкара ирләр көненең инициаторы Вест-Индия университетыннан Джероме Тилуксинг.

Бүген бәйрәм ителүче Халыкара ирләр көненең инициаторы Вест-Индия университетыннан Джероме Тилуксинг. Нәкъ менә ул гаиләдә һәм җәмгыятьтә ирләрнең уңай ролен ассызыклаган бәйрәм булдыру хакында тәкъдим итә. Аны уздыруның датаса итеп доктор Тилуксингх 19 ноябрьне сайлый. Үзе әйтүенә караганда, бу дата – әтисенең туган көне, һәм ата кеше гомере буе аңа үрнәк булган.


Халыкара ирләр көненең максаты – гаиләдә һәм балалар тәрбияләүдә ирләрнең роле никадәр зур булу турындагы фикерләрнең җуелып баруына игътибар җәлеп иттерү. Шулай ук, оештыручылар, малайларның һәм ир-атларның сәламәтлеген, рухи тотрыклылыгын саклауга да басым ясый.


Бу көнне, дөнья күләмендә, ирләрнең җәмгыятьтәге роле турында төрле семинарлар, мәктәпләрдә чаралар, радио һәм телевидениедә тапшырулар, түгәрәк өстәлләр уздырыла.


Ел саен барлык илләргә дә бәйрәм итү өчен ниндидер аерым тема бирелә, (мәсәлән, “Ир-атлар сәламәтлеге”, “Дәвалау һәм гафук итү”, “Ир-атлар роленең уңай яклары”, һ.б.) ләкин һәр дәүләт һәм һәр шәһәр үзе актуаль дип санаган теманы да алырга хокуклы.


Сүз уңаеннан. Бу бәйрәмне СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев инициативасы буенча н6оябрьнең беренче шимбәсендә бәйрәм ителүче Бөтендөнья ирләр көне белән бутарга ярамый.
Читайте нас: