Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 ноябрь 2019, 14:22

БАЛА КАЙГЫСЫ ҮЗЕН ДӘ АЯКТАН ЕККАН

Санкт-Петербург шәһәрендә үтерелгән аспирантканың әнисе кызын күмгәннән соң реанимациягә эләккән.

Санкт-Петербург шәһәрендә үтерелгән аспирантканың әнисе кызын күмгәннән соң реанимациягә эләккән. Бу турыда кызның әтисе журналистларга хәбәр иткән.
Анастасия Ещенконы күмгәндә әнисенең хәле берничә тапкыр авырая, аңа табиблар ярдәм күрсәтеп кенә тора. Күмү мәшәкатьләре тәмамлану белән аны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы хастаханәгә алып киткән.
Настяның әтисе үтерүче Олег Соколов белән таныш булмавы турында әйткән. “Мин аның турында ишетәсем дә, беләсем дә килми”, - дигән ул.
Тарихчы Соколовны Мойка елгасына хатын-кыз куллары салынган рюкзакны батырырга маташканда кулга алганнар иде. Судта ул елап җибәргән һәм җинаять кылуын таныган. Аннан үзенә иң кырыс җәза бирүләрен сораган.
Настяны озатырга бик күп кеше килгән. Аны туган җиренә, Кубаньдагы Старовеличковская зиратына җирләгәннәр.
Настяның әти-әнисенә, туганнарына, дусларына Ходай Тәгалә сабырлык бирсен. Бер кешегә дә мондый кайгылар күрергә язмасын.
Читайте нас: