Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 ноябрь 2019, 17:18

КАЙНАТКАНДА СӨТ НИГӘ ОЙЫЙ?

— Кайнатканда яңа сауган сөт ойый, эремчеккә әйләнә. Бу нигә шулай?

— Кайнатканда яңа сауган сөт ойый, эремчеккә әйләнә. Бу нигә шулай?


— Яңа савылган сөт сәбәпсез ойымый, ветеринарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сөт ойый икән, беренче чиратта сыерда мастит булуга шик төшә. Моны өй шартларында махсус тест ярдәмендә тикшерергә мөмкин, аны ветеринария үзәкләреннән таба аласыз.


Матдәләр алмашы бозылу да сөтне оетырга мөмкин. Моңа малны дөрес ашатмау сәбәпче. Бөртек, катнаш азыкта (комбикорм) протеин күп. Сыерларга хәрәкәт кирәк, көтүгә чыга, яшел үлән ашый башлагач, барысы да җайлана.

Сөтне чиста савытка савыгыз, сөзгәндә марлядан да бактерияләр күчә, алар сөтне тиз әчетә.
Читайте нас: