Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
19 ноябрь 2019, 16:55

ПЛАСТИК САВЫТ-САБА ЗЫЯНЛЫМЫ?

Бер тапкыр кулланыла торган савытларга газлы эчемлек, кайнар ризык салганда куркыныч күпкә арта.

Җәмәгать туклануы челтәрләрендә, өйдә кулланыла торган пластик савытлар акрынлап сәламәтлекне какшата. Күпьеллык тикшеренүләрдән соң, галимнәр мондый савыт-сабаны кулланмаска өнди.

Бер тапкыр кулланыла торган савытларга газлы эчемлек, кайнар ризык салганда куркыныч күпкә арта. Пластик составындагы бисфенол А сәламәт күзәнәкләрне мутацияли, ул җитди авыруларга, шул исәптән онкологиягә китерә ала. Бисфенол организмнан озак чыкмый, пластик савытлардан баш тарткач та, аның организмны агулап торуы ачыкланган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу матдәне куллануны әлегәчә тыймады.

Бисфенол (БФА) булмаган савыт-саба эзләгез. Иң яхшысы — пластик турында бөтенләй оныту.

Читайте нас: