Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 ноябрь 2019, 13:55

ПЛАСТИК ШЕШӘ ӨЧЕН ТҮЛӘРГӘ КИРӘКМЕ?

“Төрле эчемлекләр – су, сөт, куас, сыра һ.б. – сатучылар, үзең белән буш шешә алып килмәсәң, тара, ягъни пластик шешә өчен өстәмә түләргә мәҗбүр итәләр. Бу дөресме?”

Илдар, Дүртөйле.


Җавап: Бу – кулланучыларның хокукларын бозу. Хөкүмәтнең 19 гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 35 нче пункты нигезендә, үлчәп сатыла торган азык-төлек товарлары (монда агызып сатыла торган эчемлекләр дә керә) сатып алучыга төрелгән рәвештә сатыла һәм төрү материалы өчен өстәмә түләү алынмый.


Әгәр сатучы эчемлек сатып алганда шешә бәясен дә чекка кертсә, тараны сатып алуны таләп итсә, аңа закон бозуы турында әйтегез. Сезнең сүзләрегезне ишетергә теләми икән, мондый гамәлләре өчен аны җаваплылыкка тарттырырга мөмкин.


Автор : Шаһиева Гөлназ, "Өмет"



Читайте нас: