Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 ноябрь 2019, 18:38

ТОРМЫШ ПОЕЗДЫ...

КҮҢЕЛЕМНЕ кузгалтты... Сезнең белән дә бүлешәм... Бик дөрес язылган, игътибар белән укыгыз!

Без поездга утырабыз. Анда әти-әниләребезне очратабыз һәм алар һәрвакыт безнең белән бергә булырлар дип уйлыйбыз.


Әмма кайсыдыр тукталышта алар төшеп калачак һәм без сәяхәтебезне алардан башка дәвам итәргә тиеш булачакбыз.


Поездга күп юлчылар керәчәк: дусларыбыз, абый һәм апаларыбыз, яраткан кешебез.


Күпләр үзләреннән соң гаять зур бушлык калдырып төшеп калачак, ә кайберләренең төшеп калганын да сизмәячәкбез.


Шатлык-куаныч, көенеч, очрашу һәм югалтулар белән тулы сәяхәт бу. Һәрбер кеше белән яхшы мөнәсәбәттә булу сәяхәтне УҢЫШЛЫ итә.


СЕРЕ исә шунда: без үзебезнең кайсы тукталышта төшеп калачагыбызны беркайчан белмәячәкбез.


Менә шуңа күрә без яшәргә, яратырга, кичерергә һәм һәрвакыт бары тик яхшы гамәлләр генә кылырга тиешбез.


Төшеп калырга вакыт җитеп, урыныбыз бушагач, бездән бары тик яхшы истәлекләр генә калырга тиеш.


Сәяхәтегезнең көннән-көн яхшыра баруын, юл биштәрегездә мәхәббәт, сәламәтлек, уңыш һәм муллык һәрвакыт булып торуын телим.


Минем тормыш поездындагы барлык юлчыларга ЗУР РӘХМӘТ!!!
Читайте нас: