Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 ноябрь 2019, 15:45

20 НОЯБРЬ - БӨТЕНДӨНЬЯ БАЛАЛАР КӨНЕ

Әлеге көннең үз тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү белән бәйле.

Әлеге көннең үз тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү белән бәйле.


20 ноябрь ел саен Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көннең үз тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү белән бәйле. 1954 елда Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы барлык илләргә балаларны яклау, аларның иминлеген тәэмин итүгә багышланган эшчәнлеккә игътибар юнәлтү максатыннан Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә.Ә нинди көнне сайлау хөкүмәтләрнең үзләренә тапшырыла.


20 ноябрь датасы юкка гына сайланмый. Нәкъ шул көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Соңгысында балаларның хокуклары ата-аналарның хокук һәм бурычлары белән бәйләнә.


Бөтендөнья бала көненең максаты- хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, җәмәгать оешмалары, хакимият һәм һәр кешене балаларның физик һәм акыл үсеше өчен кулай шартлар булдыруга өндәү.
Читайте нас: