Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 ноябрь 2019, 14:30

АЛИНӘ ЗАҺИТОВА КИНОГА ТӨШӘЧӘК

Үзе генә түгел, ә эте Масару белән.

Соңгы арада Алинә Заһитовага бәйле хәбәрләр интернетта әледән-әле чыгып тора.


Шунысы сөендерә, алар барысы да күңелле яңалыклар. Мәсәлән, киләсе елның гыйнвар аенда Япониядә Алинә хөрмәтенә чыгарылган иннек сатуга чыга. Иннекнең исеме дә «Aлинa ред» (“Кызыл Алина”). Әлеге иннекне Алинә Франциядә узган Гран-при ярышларында кулланган. Бу ярышларда ул икенче урынны алды. Бу атнада Алинә Япониядә үтәчәк Гран-приның алтынчы этабында катнашачак. Анда уңышлы чыгыш ясаса, финалда катнашачак. Олимпия чемпионы Японияне бик ярата. Этне дә аңа шунда бүләк иттеләр.


Икенче яңалык – Алинә үзенең эте Масару белән кинога төшәчәк. "Пальма"фильмының режиссеры Александр Домогаров. Сюжеты буенча фильм "Хатико: Самый верный друг" киносына охшаш булачак икән. Ул да чынбарлыкка нигезләнеп төшереләчәк, кино Пальма исемле тугры эткә багышлана. Аның хуҗасы чит илгә китә, ә этен, медицина белешмәсе булмаганлыктан, аэропортта калдырырга мәҗбүр була. Пальма аэропортта качып торып, хуҗасын көтә. Кино 2020 елның июнь аенда чыгачак.


Алинә бер интервьюсында спорттан киткәч, ресторан бизнесы белән шөгыльләнергә, япон кухнясы ресторанын ачарга теләвен әйткән иде. Яраткан ашы да японнарның рамен исемле ашы. Ул аны сыер итеннән түгел, тавыктан пешертә икән.

Читайте нас: