Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 ноябрь 2019, 15:12

ГРИПП ЯКЫНЛАША!

Табиблар грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы – прививка ясату, ди.

Табиблар грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы – прививка ясату, ди. “Вакцина ясату өчен уңышлы вакыт – сентябрь-октябрь айлары”, – ди табиблар. Әле ясатып өлгерергә була, тик эпидемия сезоны башланырга берничә атна кала прививка ясатуның файдасы юк. Гадәттә, грипп белән авыручылар саны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң арта башлый. Прививка нәтиҗәле булсын өчен аны берничә ай алдан ясату мөһим. Вакцинадан соң гриппка каршы иммунитет кешедә бер-ике ай эчендә формалаша, ди белгечләр.


Кеше белән гел элемтәдә эшләүче һөнәр ияләренә: әйтик, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, кибетчеләргә, балаларга, хроник авырулары булган кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, авырлы хатын-кызларга прививканы беренче чиратта ясату мөһим.


Вакцина ясаткан кеше күп очракта авырмый, салкын тидерсә дә, авыруны җиңелрәк кичерә.


Әйткәндәй, Башкортстанда быел һәр өченче кеше гриппка каршы прививка ясаткан.

Ноябрь башында бу сан 1,2 миллионнан артык иде, ягъни бу гомум халыкның 30 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә БР сәламәтлек саклау пресс-хезмәте.


13 ноябрьгә гриппка каршы барлыгы 1,4 миллион доза вакцина кайтарылды, шул исәптән 370 меңнән артыгы - балалар өчен. Ай азагына тагын 308 мең доза кайтарылачак.
Читайте нас: