Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 ноябрь 2019, 11:12

"КӘККҮК" АНА

Cигез авыру баласын ташлап киткән

Мәскәүдә әнисе берничә көнгә сигез кечкенә баласын фатирда калдырып киткән. Бу хакта башкала Тикшерү комитеты вәкиле Юлия Иванова «Лента.ру» га хәбәр итә.


18 ноябрь кичендә ашыгыч ярдәм бригадасы башкаланың көньяк-көнбатышындагы бер бүлмәле фатирда алты айдан алып сигез яшькә кадәрге сигез балага тап булган. Аларда салкын тию авыруларының төрле формалары ачыкланган. Балаларның әнисе өйгә берничә көн кайтмаган.


Балалар 1956 елда туган әбиләре күзәтүе астында калган. “Baza” басмасы мәгълүматлары буенча, 63 яшьлек хатын табиблар килүгә бик нык исергән була, хәтта теле дә әйләнми.


Балалар төрле Мәскәү клиникаларына җибәрелгән.


Тулы булмаган гаилә профилактика системасы органнарында исәптә тора.


Табиблар, балаларның начар шартларда яшәүләрен исәпкә алып, хокук саклау органнарына хәбәр итәләр. Тикшерүчеләр белән бергә Мәскәү прокуратурасы да бу эш белән кызыксынган. Шулай ук, профилактика системасы органнары эшләнлегенә дә бәя биреләчәк.


Якутиядә дә шушыңа охшаш хәл булган. 29 яшьлек "кәккүк" ана 4 баласын үзләрен генә калдырып өй ишеген тыштан бикләп чыгып китә. Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор участокларны тикшереп йөргән чакта бикле ишеккә тап була, ә бу вакытта өйдән бала-чага тавышы килә. 7 яшьлек кыз әнисенең ике көн элек үк чыгып китүен әйтә. Инспектор дежур бүлеге хезмәткәрләрен чакырта. Алар тәрәзә аша кереп ачлыктан хәлсезләнгән балаларны коткара. Өйдә ашарга, эчәргә су гына да булмый. Җиде яшьлек кыз ун айлык энесенә коры смесь ашатып маташкан, ачлыктан елаган өч һәм алты яшьлек энеләрен тынычландырырга тырышкан.


Йорт авыл читендә урнашкан һәм тирә-якта аларны ишетерлек күршеләре дә булмаган.


Өстәвенә, өй электр белән җылытыла, ут сүнгән очракта балаларның туңып үлүе, я булмаса янгын чыгуы да мөмкин. Бу юлы балаларны Ходай Тәгалә саклаган.


Балалар дәваханәгә озатылган.


Әни булган кешене өченче көнгә генә тапканнар. Ул үзенең танышында каты исерек хәлендә булган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: