Гадәттә сары - сагыш төсе, ә өметнең төсе зәңгәр була. Минем өметем дә зәңгәр күзле иде.
Әле хәзер дә зәп-зәңгәр күк йөзенә карасам, иген басуы арасында тыйнак кына үсеп утырган күк чәчәкне күрсәм, зәңгәр күзле өметем кабат яңара. Зәңгәр төс - ул минем беренче мәхәббәтем төсе. Хәер, мәхәббәт булдымы икән ул? Шундый җүләрлекләр эшләр көч биргәч, булгандыр инде, күрәсең.
Кайчан таныштык без аның белән - көне-сәгате истә калмаган. Мәктәптә укыганда инде, әллә сигезенче, әллә тугызынчы класста шунда. Төгәлрәк әйткәндә, хисләрем бөрегә тулышкан чак булган ул. Юк, бер мәктәптә укымадык, безгә андый бәхет язмады. Бер районда яшәсәк тә, авылларыбыз бер-берсеннән шактый ерак урнашкан. Килеп-китеп йөри торган ара, юл уңае түгел, бөтенләй кире якта. Ә менә район олимпиадаларында очраша идек. Математиканы су урынына эчә торган егет иде ул. Мин дә - отличница. Шулай, мәктәпләребез данын шактый яклап йөрдек. Хәер, олимпиада мисал-мәсьәләләре түгел иде шул минем башта. Ишектән кергәндә үк күзләрем белән аны эзлим дә, тапкач, югалып калам. Бар белгәнем башымнан чыга да китә, күз алдымда бары диңгез төсле тирән зәңгәр күзләр генә торып кала. Логарифм, тангенс, котангенсларыңны оныттырырлык серле, сихерле күзләр иде алар. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр.
Мәктәпне тамамлап, документаларымны университетка тапшырдым. Балачак хыялымны тормышка ашырырга - гомеремне иҗат белән бәйләргә булдым. Ап-ак колонналы университет, ап-ак күңелле, ал хыяллы унҗидесе яңа тулган кыз. Иңнәрдә - канат, алда - башланмаган гомер. Имтиханнар да уңышлы гына тапшырылды. Миннән бәхетле кеше җир йөзендә юктыр төсле. Тулай торакның вестибюлендә телефон-автоматтан абыйга шалтыратып, имтихан биргән шатлыгым белән уртаклашып тора идем, (хәзерге шикелле һәркемнең кесәсендә кәрәзле телефон юк иде шул ул чакта ) берәү әкрен генә артыма килеп басты. Трубканы элеп, күтәрелеп карасам, Ул!
-Исәнмесез, - диде ул, оялчан елмаеп.
- Исәнмесез! - дидем мин дә, телемне көчкә кыймылдатып.
- Сез дә университеткамыни?
Тагын ниләр сөйләштек икән, хәтерләмим. Чирек гасыр гомер узган бит инде аннан соң. Ә менә кигән киемнәребез истә. Минем өстемдә зәңгәр җирлеккә ак ромашкалар төшкән күлмәк. Аңарда кызыл футболка иде. Кара чәчләренә бик тә килешеп тора иде ул төс. Аннары да бик озак төшләремә кереп йөдәтте ул кызыл футболка.
Аның да университет студенты булырга җыенганын белгәч, үзеннән дә ныграк мин шатланганмындыр. Факультетларыбыз төрле булса да, университеты бер бит аның. Керә алса гына ярар иде, дип, инде үзем хакында түгел, аның өчен борчыла идем.
Бәхет икебезгә дә елмайды. Университет студенты булдык. Мин үзем сайлаган филология фаультетыныкы, ә ул компьютерлар белән дуслашырга өйрәтә торган факультетыныкы.
Биш ел буе бер казанда кайнап, бер университетта укып, бер сукмаклардан йөрдек. Юлларыбыз очрашмады, дип язмышыма үпкә белдерә алмыйм, очрашкаладык без. Әмма ныклап дуслашырга, ачылып сөйләшеп китәргә нәрсәдер комачаулады. Артык тыйнаклыкмы, оялчанлыкмы, тәҗрибә җитмәүме?
Мөгаен, барысы берьюлыдыр. Хисләрем бик тирәнгә - күңелнең төпкеленә яшерелгән иде шул.
Биш ел буе мин аның белән яшәдем. Хәзерге заман кызлары күк түгел, хыялымда гына. Биш ел - кыска гына очрашулар җыелмасыннан тора. Гадәти исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар. Әмма ул очрашулар өчен мин җанымны да бирергә әзер идем. Ә берчак...
Группадашлар белән тулай торакка кайтып киләбез. Имтиханнарга әзерләнгән вакыт. Һәр минут исәптә. Имтихан биреп караган кеше моның шулай икәнен үзе дә белә, тәфсилләп аңлатып тору кирәкми. Дус кызым куып тотты. Китапханәдән кайта икән, сүз ара сүз чыгып, ул миңа Аның китапханәдә булуын әйтте - дус кызым минем җанымның кем өчен өзгәләнгәнен белә иде. Миңа шул гына кирәк, җүләр димә инде, борылдым да, яңадан трамвайга утырып киттем. Тулай торакка кайтып җиткән идем бит инде, югыйсә.
Трамвай бик акрын барадыр шикелле тоелды. "Ленин бакчасы" тукталышында төштем, йөгереп китапханәгә кердем.
Дөньяларын онытып, белем дөньясына чумган студентлар арасыннан Аны эзләдем. Юк! Ә менә иптәш егете бар. Бер авылдан, бер класстан иделәр алар. Игезләр күк бер төсле киенеп йөри иделәр. Дус кызым шуңа ялгышкан. Тиз генә исәнләштем дә йөгереп чыгып киттем.
Әмма язмыш хисләремнең ихлас икәнлеген белептер инде, ул көнне безне очраштырды бит тәки. Өметләрем өзелеп кайтып килә идем, һәрвакыттагыча серле елмаеп каршыма Ул килә.
Аны күргәч, телсез кала идем. Бәлки, ул да шулай булгандыр. Шулкадәр нык яраткач, яратам, дип әйтү гаеп эш тә булмас иде дә бит. Әмма әйтелмәгән шул, әйтелмәгән.
Аннары мин аның тиздән өйләнәчәген ишеттем. Дүртенче курста укый идек. Бөтен кызлар да мин түгел шул, кыюлары да табылган. Бүгенгедәй хәтеремдә, шәһәр Яңа елга әзерләнә, чыршыда утлар яна. Шундый бәйрәм алды көннәрендә очраштык без. Соңгы тапкыр хушлашасым, җанымда айкалган хисләремнең бик азын гына булса да белгертәсем килгән иде. Черек күл бакчасында озак йөрдек.
Саубуллашканда ул минем күзләремә карап:
- Син бәхетеңне табачаксың әле. Син бәхетле булачаксың, - диде. Бик озак яңгырады колагымда бу сүзләр.
Әмма аннан соң да шактый гомер оныта алмадым мин аны. Онытыр өчен ниләр генә эшләп карамадым. Исемен ташка язып, диңгезләргә аттым, таш батты - сөю калды. Күпме йокысыз төннәрне ай белән серләшеп, шигырь язып тилердем. Әмма иң зур дәва вакыт үзе икән бит. Еллар үтте, серле күзләр акрынлап онытылды, аларның нурларын тормыш мәшәкатьләре каплап китте. Шактый гомер узгач, мин аның хаклы булуын аңладым. Күрәзәче булган икән бит Ул! Бәлки, ярата белгән кеше бәхетле булырга тиеш, дип уйлагандыр. Акыллы иде шул!
Чынлап та, бүгенгесе көнне мин бәхетле, Аллага шөкер. Зәңгәр күзле бәхетем - янымда һәм җанымда. Язмыштыр инде, бәхетем зәңгәр күзле минем. Аныкыдай серле, сихерле зәңгәр күзле. Андый бүтән булмас, дигән идем дә, миңа дигәне булган тагын! Балаларым да әтиләренә охшаганнар. Ә теге җырны без хәзер үзгәртеп җырлыйбыз.
Исемемне куймыйм инде, яшь чактагы җүләрлекне бар дөньяга кычкырырга әлеге дә баягы кыюлык җитми. "Кыюсыз кыз" дип кенә куям, яме?