Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 ноябрь 2019, 12:09

ЯНӘ ҖИР УБЫЛГАН

Ике кеше һәлак булган

Пензада парковкада торган автомобиль җир астына төшеп киткән, ике кеше һәлак булган.


Пенза өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә бу һәлакәтнең Аустрин урамындагы 37 санлы йорт янында булуын “Пенза Взгляд” басмасына бәян иткәннәр.


Кайнар су торбасы шартлап, асфальт җимерелүе нәтиҗәсендә зур чокыр хасил булган. Эссе су тулы чокырга Lada Largus машинасы төшеп киткән.


Машинада утырган ике кеше чыга алмыйча, бик каты пешүләр нәтиҗәсендә үлгән. Коткаручылар аларның гәүдәләрен чыгарган, әлеге вакытта тикшерү эшләре бара. Машинаны исә кран ярдәмендә җир өстенә күтәргәннәр.


Көн саен шундый хәвеф-хәтәрләр ишетеп җан өши. Бәла-казалардан сакланыгыз. Кайда гына йөрсәгез дә игътибарлы булыгыз!
Читайте нас: